tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге Айрат Арсланов каберен зиярат кылырга чакыра
Татарстан Язучылар берлеге Айрат Арсланов каберен зиярат кылырга чакыра

Татарстан Язучылар берлеге Айрат Арсланов каберен зиярат кылырга чакыра

Хөрмәтле язучылар!

Татарстан Язучылар берлеге  барлык язучыларны да күренекле артист, легендар нәфис сүз остасы Айрат Арсланов каберенә зиярат кылырга чакыра.

10 апрельдә 9.30 сәгатьтә Татар филармониясеннән зияратка  махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә. Айрат Арсланов кабере  зияратның 31нче аллеясында урнашкан.​

Белешмә:

Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*