tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы була
Татарстанда “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы була

Татарстанда “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы була

17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.

“Болгар-Туган тел” форумының “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан аңлашылганча, чараның географиясе елдан-ел киңәя: быел анда Татарстанның барлык районнарыннан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан 14-17 яшьлек 750 бала һәм яшүсмер (былтыр 600) катнашуы көтелә.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар планлаштырыла.

Быел форум территориясендә тавыш яздыру студиясе эшләр дип ниятләнә. Кичке чара вакытында “Җәлил.FM” проекты кысаларында студия эшчәнлегенә көнлек нәтиҗә ясалачак.

Чараның нәкъ уртасында Тукай форумы уздыру ниятләнә. Аның кысаларында балалар һәм яшүсмерләр татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап танышу, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәдә сөйләү мөмкинлегенә ия була. “Татар теле лабораториясе” дә әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип күзаллана.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*