tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» укытучылар түгәрәге эшли
Татарстанда «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» укытучылар түгәрәге эшли

Татарстанда «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» укытучылар түгәрәге эшли

Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлыр институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә эшләп килә торган  «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән түгәрәкнең күптән түгел узган чираттагы утырышында, студентлардан тыш, югары мәктәпнең татар теле белеме  һәм гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары да  күпләп килде, чөнки бу юлы фәнни түгәрәкнең кунагы – Россия фәннәр академиясе  Уфа тикшеренү үзәгенең тел белеме бүлеге мөдире,  филология фәннәре докторы, профессор Хисамитдинова Фирдәүс Гыйльметдин кызы иде. Бу хакта КФУ медиапорталында хәбәр ителә.

Габдулла  Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова Фирдәүс ханымның шәхесе  белән таныштырды. Хисамитдинова Фирдәүс Гыйльметдин кызы – филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, бүгенге көндә Уфа тикшеренү үзәгенең тел белеме бүлеге мөдире.

Фирдәүс Гыйльметдин кызының фән юлы бик киңкырлы һәм бай. Ул галим, тюрколог Әдһәм Рәхимович Тенишев җитәкчелегендә Мәскәүдә 1980 нче елда  «Консонантные сочетания башкирского языка типа «сонорный + глухой смычный» в историческом ocвещении» дигән темага кандидатлык, ә 1993 нче елда профессор Әдһәм Тенишев җитәкчелегендә Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында докторлык диссертациясе яклый.

Ул, башкорт теле ойконимик системасының тарихи формалашуын өйрәнеп, «Башкирская ойконимия XVI-XIX вв.» (1991) дигән монография һәм «Географические названия Башкортостана» (1993) сүзлек бастырып чыгара. Фирдәүс ханым 1985 нче елдан 1995 нче елларга кадәр Башкорт дәүләт педагогика институтында доцент, профессор, кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. Милли телләр яңа үсеш алган 1995-1998 нче елларда Башкортстан Республикасының Мәгариф министры була. Республикадагы мәгариф системасына анализ ясап, Россиядәге һәм чит илләрдә тәҗрибәне өйрәнеп, Фирдәүс ханым Башкортстан Республикасы мәгариф системасының Концепциясен һәм Программасын төзи. Башкортстан Республикасында чит телләрне өйрәтүгә зур игътибар бирә, интернат тибындагы башкорт гимназияләре һәм лицейлар ачуны алга куя.

Фирдәүс ханым очрашуга килгән кунаклар белән аралашу, фикер алышу барышында, башкорт теле белеме ирешкән уңышлар турында аерым бер җылылык һәм горурлану хисләре белән сөйләде. Милләтне саклап калуда иң беренче шарт итеп, галимә сәламәт рухлы, туган телдә сөйләшкән гаиләне күрә, телне буыннан буынга тапшыруны һәркемнең иң беренче бурычы дип саный. Галимә фикеренчә, милләтнең киләчәге – яшьләр кулында, шуңа күрә яшь буынны да хөр фикерле, үзенә ни кирәген анык белгән шәхесләр итеп тәрбияләү кирәк, ә аның өчен Европа системасын куллану мәслихәт. Мондый системада тәрбияләнгән студентлар кызыксынучан, хөр фикерле, үзләрен укытучы белән бер дәрәҗәдә хис итүче шәхесләр буларак формалашып җитүен Фирдәүс ханым тәҗрибәсеннән чыгып дәлилләде: галимә Германиядә үзе башкорт теле дәресләре биргән 12 алман студентының алтысы, тел өйрәнү теләге туу сәбәпле, аның белән Башкортстанга кайтуы, дүртесенең магистрлык диссертациясе яклавы турында әйтте.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*