tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрикләү һәм түгәрәк уен
Тәбрикләү һәм түгәрәк уен

Тәбрикләү һәм түгәрәк уен

Киров өлкәсе Вятка Аланы “Этномир” милли-мәдәни үзәкнең “Спутник” мәдәни-спорт комплексында 20 гыйнварь кич татарлар ял кичәсенә җыелган иде. “Бер күрешү бер гомер” дип аталган бу чара Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны туган көненә туры килде һәм бу форсаттан файдаланмый калып булмый иде. Шәһәрнең “Кояш” татар җыры халык ансамбле кунакка чакырылган Сасмак авылы “Сүнмәс дәрт” ансамбле белән берлектә җирле “Ак калфак” оешмасы исеменнән аны 80 яше белән котладылар. Шәймиевка бүләк әзерлим дигәннәргә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисованың, сиксән яшенә сиксән кулъяулык чигик дигән тәкъдиме җиткерелде.

Котлауга тамашачылар да кушылды.Читтә яшәүче татарлар өчен узган гасыр ахырындагы болгавыр елларда Минтимер ага зирәклеге үрнәк булды. Аның кул астында тарихи Ватаныбыз Татарстан ныгыды, ул ныгыган саен без тернәкләндек.Бүген без инде мескен татар түгел, ә горур татар.Үзеңне татар дип атау зур җаваплылык та. Элек бездә бу хис юк иде.

Шулай матур итеп башланып киткән кичә җыр һәм биюләр белән дәвам итте. Биюләргә килгәндә, түгәрәккә басып бер-береңне чакырып кара- каршы бию белән бергә, халкыбызның борынгыдан килгән күмәк биюләре дә яратып башкарылды.

Шәмсия Хәлимова

“Ак калфак” җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*