enrutat
Баш бит / Тинчуринлылар күңелләребездә ташкын уятты
Тинчуринлылар күңелләребездә ташкын уятты

Тинчуринлылар күңелләребездә ташкын уятты

Елгаларда язгы ташкыннар башланмаган әле, менә Урмай авылы мәдәният йортына килгән тамашачының күңел ташкыны урылып-урылып агып үз урынына кайтырга мәҗбүр булды. Гомере буе тәрбия биреп тә, милләт, гаилә, туган якка мәхәббәт уятырга көч табылмаска, аның нәтиҗәсен күрмәскә мөмкин.  Театр исә киресенчә,  ике- өч сәгать өчендә  күңел дәрьясын, тамашачының җанын бөтәрләп өзгәләп, әрнетеп, кемдер гомере буе бирмәгәнне шул кыска мизгелләрдә  әвәләп, тәрбиясен җанына мәңгегә урнаштырып  куярга мөмкин.

4 нче апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен Урмай авылы йортында күрсәтте. Мелодрама әдипнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. 

Эчтәлеге бик гади. Авылда яшәүче халык, милләт тузып бара бөтеп бара, аның өстенә гаиләнең кыйммәте, аның кирәклегенә шик өстәлә, бала белән ата-ананың бер-беренә булган мөнәсәбәте кыргыйлана, халкыбыз гадәтеннән аерыла башлый. Әдәмнең нәфесе бөтен нәрсәне туздыра. Шуларны барысында үз урынына мәхәббәт дигән төшенчә генә кире кайтырып үз урыннарына куя ала, һәм барысыда үз җаена кайта.  Әлеге тема Чуашстан татарларына әллә ни хас түгел, әмма гыйбрәт өчен бик кирәкле тема. Барны югалтырга күп кирәкми. Әлеге глобали замана шаукымы милләтебезнең теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтенә уңайсыз тәэсир иткән вакытта,  шундый спектакльәрнең булуы бик кирәк.

Бездә театрны бик яратучы, театраль халык, зәвыкъне аңлый торган халык яши. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова  сәхнә түрендә беренче адымнарын ясауга, күренүгә тамашачы аны  алкышларга күмә. Аннан режиссер куйган әсәрендә күңелләрне кыл тибрәтеп җибәргән урыннарында янәдән алкышлый башлый, беркемдә аны  мәҗбүриләми,  тамашачы артист чыгарган образлар белән бер яшәп, аларны уйнар өчен аларга тагында илахый көч бирә,аны сөя, шуның өчен һәрвакыт алкышларга күмә. Спектакль бөтте дигәндә, бер-ике минутлык  тонлык, халык уяна һәм алда сөйгән артистлары икәнен күреп, янәдән торып-басып, тагында озак итеп  алкышларга күмә. Бусы инде үз-аңлап , рәхмәт алкышы. Димәк милләтебез әле бик озак яшәячәк, ким-хур булмыйча бик озак гөрләячәк!

Чуашстанда яшәүче татарлар елына бер-ике тапкыр булсада  Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашып килә. Сәбәбе,  республикабызның милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Кәрим Тинчурин театры дирекциясе белән тыгыз өлемтәдә булу, аралашып яшәү. Казанда концерт фестивальләребез шшушы театр бинасында үтсә, үзебездә аларның спектакльләре, ике якта отышта. Кирәк булса стационарга тарихи театрның үзенә барып  театр карыйбыз. Ерак түгел бит, 160-180 км гына. Искиткеч! Аралашып яшәүгә ни  җитә?

Урмай мәдәният йорты хезмәткәрләредә бик гади, авылча төп йортка кайткан нигездә яшәүчеләр сыман шурбаларын пешереп, чәйләрен кайнатып, кыстап-кыстап  булган ризыклары белән сыйлап җибәрә беләләр. Мәшхүр артистларыбызда бик гади, яратып киләләр. “Кара пулат” мәчетенә кереп чыгып  үз итеп яратып хәер-сәдәкаларын салып, әрвахларга дога укып чыкиылар, җирле этнография экспозициясе белән таныштылар, хәтта Исламия апа Мәхмүтова туку станогы артына утырып яшьлеген искә төшереп, үзенең хатирәләрен сөйләргәдә вакыт тапты. Артистларның әммасыда бик шәп уйный, җитәкче администраторлары, техник хезмәткәрләре һәтта автотранспортларда алып йөрүчеләредә үз эшләрен белеп яратып эшлиләр. Әфәрин,шәп! Киләчәктәдә шулай һәм шундый очрашулар насыйп булсын!

Фәрит Гыйбатдинов.

Урмай, Комсомол районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*