tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Төмән өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Төмән өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Вагай районының Кече Уват авылында яңа мәчет ачылу тантанасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисенең ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Корикова, район Думасы депутаты Флера Ватутова, авыл имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов һәм күрше авыллар мәчетләреннән хәзрәтләр, күп кунаклар катнаштылар.

Авыл уртасында урнашкан, агачтан ясалган зур булмаган мәчетне авыл халкы үз көче белән төзи. Әти-әниләребез сөйләве буенча, күп еллар элек бу урында иске мәчет торган була. Авылыбызда мәчет булмаган вакытта та хәзрәтебез Динар Исмәгыйлов җитәкчелегендә дини бәйрәмнәр, ашлар үткәрелеп барды.

Яңа мәчет төзүне 2014нче елны Хәмит Кузакбердеев башлап җибәрде. Һәр авыл кешесе үз хәленә карап мәчет төзүдә булышты. Мәчеткә мич чыгару, манарасын күтәрүдә авылыбызның яшь, булдыклы уңган егете Фәрит Барис улы ярдәм итте. Кече Уват авылында 38 йортта145 кеше яши. Алар ярдәмчел, хезмәт сөючән, тырыш. Авылда кибет, ФАП, башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп эшли. Яшь гаиләләр дә бар. Балалар, яшьләр өчен рухи яктан үсешкә үзәк була алган, динебезне саклауда мөһим роль уйнаган, авылыбызның яме, нуры булган мәчетебез дә булды. Мәчетне тантаналы ачып, Коръән аятьләрен укып, вәгазьләр сөйләп алганнан соң, ярдәмчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Беренче намаз укылды. Хакимият вәкилләре, кунаклар, мәчет ачылу тантанасына килүче авылдашларыбыз мәчетебезгә келәмнәр һәм башка бүләкләр тапшырдылар. Аннары халкыбыз көтеп алган матур чара мәктәптә дәвам итте. 11-1Милли ризыклар белән тулы табын кунакларны җыйды. Авылыбызда яшәүче Фәттаховлар, Кузакбердеевлар гаиләләре сарык суеп аш пешерделәр. Һәр гаилә өйләреннән милли ризыклар алып килгән. Флера апа Ватутова сарык суеп, итен авыл халкына таратты. Мәктәптә дә җылы теләкләр, котлау сүзләре яңгырады. Монда чараны мәгънәле сүзләр белән, изге теләкләр юллап лаеклы ялда булган укытучы Галия апа Абназырова алып барды, Зәйникамал Әйтмөхәммәтова, укучылар җырлар башкардылар. Гүзәл табигате, күлләре, саз чияләре, сазлыклары белән дан казанган Кече Уват авылы халкы шатлыклары белән уртаклашкач, ерактан килгән кунакларга рәхмәтләрен юлладылар.

Эльза ФӘТТАХОВА, Тубыл шәһәре

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*