tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Әлминур Патршина истәлегенә фестиваль үтәчәк
Төмәндә Әлминур Патршина истәлегенә фестиваль үтәчәк

Төмәндә Әлминур Патршина истәлегенә фестиваль үтәчәк

Төмән өлкәсенең иң яхшы татар коллективлары VI өлкә татар фольклоры фестивалендә чыгыш ясар дип көтелә.

tugerek22 апрельдә «Строитель» мәдәният йортында VI өлкә татар фестиваленең финалы үтәчәк. 2016 елда ул Төмән фольклорчысы Әлминур Патршина истәлегенә багышланачак. Фестивальдә катнашучыларны сәламләү өчен Төмәнгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев бара.

Фестивальнең максаты – себер татарларының халык этник культурасын саклау һәм үстерү, аны пропагандалау, иҗади коллективларга булышу, осталык дәрәҗәләрен күтәрү, халык иҗатына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

12-15 февральдә Төмән өлкәсендә шәһәр һәм район фестивальләре үтте. Анда балалар һәм олылардан торган коллективлар, аерым башкаручылар һәм авторлар үз иҗатылары белән таныштырды.

 

Фестивальдә алты традицион номинация: “Бәетләр, мөнәҗәтләр”, “Соло-вокал”, “Вокаль коллективлар”, “Фольклор-этнографик коллективлар”, “Хореография”, “Инструменталь башкаручылар һәм коллективлар”.

Шушы алты номинация лауреатлары сентябрь аенда Кырымда үтәчәк “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашу мөмкинлеген алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*