tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә узган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Төмәндә узган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бүген Төмәндә ” Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгенең финал өлеше “Себернең Алтын капкасы» концерт-бию залында үтте.  Конкурста җиңүче исемен яулау өчен 6 кыз һәм 6 егет көрәште.

Быелгы бәйгенең финал өлешен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев тамаша кылды. “Мондый матур конкурслар оештырганда без иң беренче чиратта милләтебезне – телебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләребезне, милли ашларны, кием-салымыбызны күрсәтәбез. Безнең төп бурыч-әби-бабайларыбызның телен, гореф-гадәтләрен балаларга, оныкларыбызга тапшыру. Безнең милли бәйгеләр Россиянең төрле төбәкләрендә уза. Төмән өлкәсендә бу бәйге аеруча үзенчәлекле итеп, һәрвакыт югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп уздырыла”, — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе бәйгене оештыручыларга, конкурс финалына җыелган кунакларга, финалда катнашучыларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

Бәйге тамашачысын сәламләп, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы президенты Нурулла Саттаров бу бәйгенең быел инде 11 тапкыр үткәрелүен билгеләп узды. Конгресс җитәкчесе бәйге алдагы күп елларда да татар халкының бердәмлеген һәм милләтнең бай мәдәниятен күрсәтә торган зур вакыйга буларак узуын теләде.

Бәйге сәхнәсендә шулай ук Татарстаннан килгән Халыкара татар җыры конкурсы лауреаты Илнар Сәйфиев һәм  «Татар Җыры» лауреаты Раяз Фасыйхов үзләренең җырларын Себердә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Себер йолдызы – 2018” исеменә Алсу Кабурова, “Татар егете – 2018” исеменә Альфред Бузаев лаек дип табылды.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус призы Төмән өлкәсеннән Алсу Яхинага, Омск өлкәсеннән Ранис Галләмовка тапшырылды.

Махсус номинацияләргә лаек булучылар:

  • «Иң сөйкемле егет» — Роберт Сабиров
  • «Иң дәртле кыз» — Фирая Рамазанова
  • «Батыр егет» – Альфред Бузаев
  • «Игелекле кыз» — Алсу Яхина
  • «Назлы кыз» — Лилия Сиябутдинова
  • Рухлы егет» — Фәнил Кәримов
  • «Мәрхәмәтле кыз» – Сәрия Кәбирова
  • «Өлгер егет» — Рамазан Хусаинов
  • «Тыйнак кыз» — Дарина Ниязова
  • «Тапкыр егет» — Рамил Тлеубаков
  • «Оста хуҗабикә» — Алсу Хөснетдинова
  • «Иҗади егет» — Ранис Галлямов
  • «Иҗади кыз» — Алсу Кабурова
  • «Шаян егет» — Альберт Курманов

Белешмә өчен: 

“Себер йолдызы – йолдызы «һәм «Татар егете – Джигит» ачык төбәкара конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Бәйге талантлы татар яшьләрен барларга һәм ачыкларга ярдәм итә. Һәр елны җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, 2018 елда конкурсның җиңүчесе — 200 000 сум акча белән бүләкләнде. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*