enrutat
Баш бит / Төмәндә — шәҗәрә бәйрәме
Төмәндә — шәҗәрә бәйрәме

Төмәндә — шәҗәрә бәйрәме

“Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында тагын бер әһәмиятле чара үтте. Йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова бу юлы горурланырлык тарихлары булган, борынгы нәсел тармакларын барлаучы үрнәк гаиләләрне барлаган. Чарага ике гаилә килү планлаштырылган булса да, җитди сәбәпләр белән икенче гаилә килә алмаган. Шуңа да Төмән районының Турай авылында яшәүче Айнуллиннар нәселе белән генә таныштык.

Нәселнең дәвамчыларын бүгенге чарага әзерләүче, барлаучы Ания Алтынгузина күп тырышлык куйган. Эзләнү чорында җиде буын бабаларына кадәр табып, зур нәсел агачларын ясатканнар.

“Җиде буын бабаңны да
Белү бик кирәк, диләр.
Аларның яшәү дәверен
Истә тотарга кирәк”, — дигән шагыйрь.

“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, — дигән халкыбыз. Бу юкка гына түгел, шәҗәрә аркылы без ата-бабаларыбызның дәвамчысы булуыбызны аңлыйбыз. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. Киләчәктә нәсел агачының ботакларын тагын арттыру, аны киңәйтү турында да уйланалар Айнуллиннар.

Шәҗәрә бәйрәмендә Ания апа әтисе Хәсән турында сөйләде, аның тормыш юлы турында яңа табылган мәгълүматларны әйтте. Хәсән җиденче буындагы бабасы Мамшан, аның баласы Аптубак, баласы Мамшан, аннары Ягъя, аннан туган Сабит, аннары Айнулла, аннан туган Мөхәммәт-Аирбанның улы булып чыга. Хәсәннең ике хатыныннан 12 бала дөньяга килгән. 40 оныгы, 8 нәбәрәсе бар.

Югары белем алып, җитәкче урыннарда эшләгән Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин Бөек Ватан сугышы юлларын да үтә, андагы авыр газапларны да кичерә, берничә тапкыр яралана. Батырлыклары өчен медальләр алуга ирешә. 1946 елда туган авылына кайта. “Урал” колхозы фермасына җитәкче итеп билгелиләр аны. Аннары колхозны җитәкли, кибетче дә була. Өлкән яшендә авылда муллалык вазифасын башкара, бабайлар белән бергәләшеп ислам нигезләрен өйрәнәләр. Хәзерге көндә кызлары да дин юлында, оныклары да мәдрәсәдә дини белем үзләштерәләр. Нәсел тармагы дәвамчылары авыл хуҗалыгы, сәүдә, медицина юнәлешендә илебезгә лаеклы хезмәт итәләр. Ни сәбәпледер, Хәсән аганың ике баласыннан соң туганнары Айнуллин фамилиясе белән йөри башлаган. Хәзер алар Айнуллиннар буларак билгеле.

Бәйрәмдә нәселнең яшьләре шәҗәрәнең әһәмияте, кирәклеге турында сөйләделәр, аннары бергәләшеп дуслык, туганлык турында җыр башкардылар. Аларны “Әхтәмүшки” халык җыр ансамбле (җитәкчесе Әхтәм Назыйров), “Әмәл” себертатар ансамбле дә матур җырлары белән тәбрикләп киттеләр. Кичәне себертатар телендә Клара Кучковская һәм оныгы Максим алып бардылар.

Соңыннан эксперт комиссиясе әгъзалары Әмир хәзрәт Балдин һәм педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева уңай фикерләрен җиткерделәр, туганлык җепләрен барлауның матур үрнәк булуын әйттеләр.

Ания апа Алтынгузина һәркемне ата-бабалары, мәңгелек дөньяларына күчкән туганнарын истә тотып әзерләгән аш өстәленә чакырды.

Күпләрне бу дус, бердәм гаилә сокландырды, бу бәйрәм гаиләнең үткәнен өйрәнергә этәргеч булды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*