tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Яңа буын” фестивале узды
Тубылда “Яңа буын” фестивале узды

Тубылда “Яңа буын” фестивале узды

Тубыл шәһәрендә беренче мәртәбә “Яңа буын”  дип аталган иҗат фестивале  узды. Монда   эш урыннары булган һөнәр ияләре үзләренең талантларын төрле номинацияләрдә күрсәттеләр. Фестивальдә себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре катнашып җиңү яуладылар.

Айгөл Захарова – беренче дәрәҗә Лауреат дипломы, Илнар Колмаметов -беренче дәрәҗә диплом, Зөлфия Айтбакова – беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Айгөл татар мәдәният үзгендә мәдәни чаралар оештыра, хореограф булып эшли. Ул хореограф буларак өлкә күләмендә танылган укытучы да, биюче дә.

Илнар – тавыш операторы, төрле уен коралларында уйный, “Себер иле” тапшыруларын чыгара.

Зөлфия – балаларны җырларга өйрәтә, үзе дә матур җырлар башкара.

Иҗади юнәлештә хезмәт итүче җырчылар, биючеләр җылы каршы алган тамашачыларга, аларның хезмәтләренә лаеклы бәя  биргән  жюри әгъзаләренә рәхмәтләр белдерделәр.

Зөлфия Айтбакова тәэсирләре  белән уртаклашты:

“Тубылда җырлар яратучы, сәләтле яшьләр профессиональ рәвештә шөгыльләнәләр. Аларның күп булганын күрдек. Төрле уен коралларында да шәһәр яшьләре оста уйный белә. Аларның һәммәсенең эш урыннары бар. Башка талантлы катнашучылар  арасында без сынатмадык. Яшьләрне замана җырлары берләштерә. Бу конкурста мин татар телендә җырладым. Тамашачыларга, оештыручыларга, жюри әгъзаләренә рәхмәтләребезне юллыйк”, – диде.

“Яңа буын” фестивале эш урыннарында тырышып хезмәт иткән, сәхнәдә сәнгать осталыкларын күрсәтерлек яшьләребезнең барлыгын, күплеген күрсәтте.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*