tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында 3 көнлек күчмә утырыш турында сөйләштеләр
Тукай районында 3 көнлек күчмә утырыш турында сөйләштеләр

Тукай районында 3 көнлек күчмә утырыш турында сөйләштеләр

Бүген Татарстан Республикасы Тукай районы администрациясендә зур киңәшмә үткәрелде. Анда хакимият башлыгы Камаев Фаел Мисбах улы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы, хәкимият башлыгы урынбасары, Тукай муниципиаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, җирлек җитәкчеләре, мәктәп директорлары, клуб, балалар бакчалары мөдирләре чакырулы иде.

Көн тәртибендә июль аенда район җирлегендә үтәчәк 3 көнлек күчмә утырышның әзерлеге турында сөйләшелде. Программа бик эчтәлекле, масштаплы итеп төзелгән, әзерлек эшләре бара. Күп тарихи шәхесләр барланган, шәҗәрәләр буенча зур эш бара. Бу җирлектә генә кулланылган гореф-гадәтләр, йолалар барланган, балалар белән дә юнәлешле әш бара.Утырыш июль уртасы дип тәгәенләнде. Үтәчак, каралачак маршрут буенча йөреп, карап чыгылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*