tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай рухын тойдык!
Тукай рухын тойдык!

Тукай рухын тойдык!

Башкортстанның Туймазы районы үзешчәннәре Казахстандагы милләттәшләребез белән дуслык күперен ныгыта.

Сабантуй – елның котлы булуын теләп, сагынып көтеп алынган бәйрәм. Гасырлар дәвамында билгеләнгән әлеге йола бүгенге көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган. Туган телебез, газиз җырларыбыз кебек, бу бәйрәм дә халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан.

Бу көч безне туган җирдән еракларда яшәүчеләр белән дә бәйләп тора. Быел безне, Туймазы районы, Үрмәкәй авылы “Асылъяр” фольклор төркемен, Казахстан өлкәсе Уральск шәһәренең Милли татар иҗтимагый үзәге сабантуйга чакырды.

Коллективка 13 кеше йөри, алар – өлкән яшьтәге ханымнар, районда үткәрелгән барлык смотр-конкурсларда катнашып, уңышларга ирештеләр. Күптән түгел Кушнаренко районында үткән республика фольклор фестивалендә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклаган өчен дипломга лаек булдык.Район хакимияте, мәдәният бүлеге җитәкчеләре hәм ветераннар советы безгә бик зур ярдәм күрсәтте, киңәшләр биреп озатып калдылар. Районыбызның хөрмәтле кешеләре И. Саниев, И. Миңнебаев, Ф. Галимов чын күңелдән ярдәм кулы сузды.Ниһаять, без Уральск шәhәренә юл алдык. Русия белән Казахстан чигендә шушы илдә яшәүче милләттәшләребез каршы алды. Шул ук көнне казах драма театрында чыгыш ясадык. 400 кешелек зал тулы иде. Без аларга “Мичкә ут керде, өйгә кот керде” дигән кечкенә спектакль hәм концерт күрсәттек.Безнең белән артистлар: Туймазы татар дәүләт театрыннан – Рима Ключарева, Уфа “Нур” татар дәүләт театрыннан Лина Ганиева hәм Лилия Таҗетдинова барды. Чыгышларыбыз милләттәшләребез күңеленә хуш килде.

Концертыбызны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бөтен зал белән бергәләп җырлап тәмамладык. Казахстанда яшәүче милләттәшләребезнең һәркайсы килеп исәнләшергә, рәхмәтен белдерергә ашыкты. Халык бик озак таралмады, бергәләп биеп-җырлап хушлаштык.Икенче көнне ял паркына кешеләр дәррәү сабантуйга җыелды. Парк Чаган елгасы буенда, бик матур урында урнашкан. Уральск шәhәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Флүрә Миликаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Әмирова җитәкчелегендә искиткич матур сабантуй оештырылган.5-6 яшьлек сабыйлардан алып 80-90 яшьлек әби-бабайларга кадәр саф татар телендә җырлап-биеп күңел ачтылар. Безнең чыгышыбызны да көчле алкышларга күмделәр. Бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Сабантуйдан соң, хезмәт hәм сугыш ветераннары белән бергә безгә сый-хөрмәт күрсәттеләр.Арытаба Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чакырдылар.

Халкыбызның бөек шагыйре Уральск шәhәрендә 12 ел яшәгән, мәдрәсәдә укыган, типографиядә эшләгән. Шушы дәвердә бөек шагыйрь булып өлгергән. Тукай музеенда булып, шагыйрь турында бик күп мәгълүмат алып кайттык. Мәчеттә Коръән укыттык, аны Г. Тукай hәм Туймазы районының шәрәфле шәхесе Гали Хикмәтуллин рухына багышладык. Ул Тукай белән бергә мәдрәсәдә укыган, аның бик якын дусты булган.Шулай итеп без, Үрмәкәй әбиләре, “Асылъяр” фольклор төркеме белән, бик зур хөрмәтләр күреп, милләттәшләребез белән дуслык күперен, туганлык җепләрен тагын да ныгытып, бик бай тәэссоратлар алып, йөреп кайттык.

Тәслимә Әбдерахманова,
“Асылъяр” төркеме җитәкчесе,
Гүзәл Әхмәтҗанова,
Үрмәкәй клубы мөдире.Туймазы районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*