enrutat
Баш бит / Тукайның нәсел сукмаклары
Тукайның нәсел сукмаклары

Тукайның нәсел сукмаклары

Габдулла Тукайның иң яраткан, ак фәрештәгә тиңләгән һәм “каберемдә ятсам да онытмам”, – дип язып калдырган Бибисаҗидә апасының нәсел җепләрен барлау аның якташлары – арчалар өчен дә кызыклы булыр.

Бибисаҗидә Зиннәтуллина (1877–1956) унҗиде яшендә Кушлавыч мулласы 24 яшьлек Әхмәтсафага 1894 елда кияүгә чыга. Алар бер-бер артлы сигез бала табып һәм багып, җидесен – ике малай, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Беренче уллары кече яшьтән вафат була. Икенче улы укытучы Габделваһап (1896–1957), сигез бала атасы өч сугышта, Беренче Бөтендөнья, гражданнар, Икенче Бөек Ватан сугышларында ахырына кадәр катнашып, яраланып кайткач,  1957 елда авырып вафат була.

Бибисаҗидәнең икенче кызы Мәсрүрә (1900–1981) Арча районында Орнашбаш егетенә кияүгә чыга һәм дүрт бала – Суфия, Мәсгут, Фоат һәм Әнисә  дөньяга аваз сала.  Суфия авырлыкларны күтәрә алмыйча, ачтан яшли үлә.  Бибисаҗидәнең оныгы Мәсгут Бөек Ватан сугышына китә һәм әйләнеп кайта алмыйча, сугыш кырында ятып кала. Могилев шәһәре тирәсендә җирләнгән.

Мәсрүрәнең өченче улы Фоат 1931 елда туган. Сугыш чорында 9–13 яшьләрендә, авылда  барлык авыр эшләрдә төптән җигелеп тартучы көч буларак, тылда намуслы хезмәте белән Җиңү көнен якынайтуда катнаша. Районның алдынгы тракторчысы, бишьеллыклар батыры, танылган игенче, район Советы депутаты булып берничә тапкыр сайлана. Хатыны Разия ханым терлекчелектә алдынгылыкны бирмичә эшли. Алар өч малайны:   Газинур, Азат, Айратны тәрбияләп үстерәләр.  Фоат Зәбиров шигырьләр дә яза, гармунда үзәк өзгеч озын көйләрне уйный. Аның моңнары бар уйларны бөтереп, әллә кайларга, еракларга алып китә.

Бибисаҗидәнең оныгы Әнисә 1934 елда туган. Бүгенге көндә Казанда яши.

– Мин үзем дә бала вакытымда бай, рәхәт тромышның ни икәнен белмәдем, мулла гаиләсе дип, гел каһәрләделәр. Сугыш алдыннан дәү әтием дә үлгәч, янындагы улы укытучы Солтанәхмәт абый да үзе теләп  сугышка киткәч, дәү әнием Бибисаҗидә  Яшел Үзән  районының Бәчек авылында  яшәүче кызы Өммеһания янында торды, – дип яза оныгы Әнисә апа.

Тагын дәвам итеп:

– Дәү әнием Бибисаҗидә иртә вафат булган Мәмдүдә сеңлесенең бу улын Габдулла Тукайны кызганып, бик яратып тәрбияли. Соңыннан Габдулла Тукай дәү әнием Бибисаҗидәгә матур-матур хатлар яза. “Шәфкатьле апаем! Синең мин сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам”, –  дигән хатын дәү әнием озак саклады. Дәү әни бездә яшәгәндә мин бик каты авырып яттым, үлә дип курыкканнар. Дәү әнием шул вакытта мине дә бик карады. “Үлсә кәфенлек каян табарбыз инде”, – дип тә борчылган. Ходай рәхмәте белән мин аякка басканмын, дәү әниемнең догалары ярдәм иткәндер инде, – ди.

– Совет власте елларында безнең йорт-җирләребезне тартып алганнар, ә үзебезне икенче бер кешенең бозаулар абзарына күчергәннәр. Безнең йортыбыздан колхоз канцеляриясе ясаганнар, алма бакчабызны колхозныкы итеп, әтиемне шунда каравылчы иткәннәр. Өебезгә “мулла гаиләсе” дип тентүгә кергәндә әтидән калган чалмасын әнием яулыкка урап, яшереп калды, ә соңыннан шул чалмадан күлмәк теккәнен хәтерлим. Сугышта ике улын, оныкларын югалтса да, сугыштан соңгы юклык, хәерчелек,  бик авыр вакытларда да кимсетелсәк, урынсызга рәнҗетелсәк тә, киләчәкнең матур булачагына өметләнеп, Җиңү хакына түздек, – дип сөйләвен дәвам итте Әнисә апа.

– Без – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның якын туганнары, дәү әнием Бибисаҗидә аның бик яраткан апасы булган. Ник элегрәк бу турыда уйлаучылар булмады икән, шагыйрьнең бөтен нәсел-нәсәбәсенә ник шундый рәнҗетүләр булды икән?

– Олы хәсрәтләр, күп авырлыклар күрсә дә, дәү әни бик сабыр холыклы кеше иде. Соңгы елларда ул Өммеһания апа тәрбиясендә яшәде, 79 яшендә каты авырудан вафат булды, – дип сөйләде оныгы Әнисә апа.

– Бибисаҗидәнең өченче кызы Өммеһания (1903–1975) сугыш башлангач Яшел Үзән районы Бәчек авыл башлангыч мәктәбендә Өммеһания директор булып эшли башлый. Шушы иң хәлиткеч авыр чорларда авыл халкы белән күмәкләшеп “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”, –  дигән шигарь астында тылдагы бар авыр хезмәтләрне оештырып башкару Өммеһания өлешенә дә төшә.

Дүртенче малае Солтанәхмәт (1905–1942) сугышка кадәр укытучы булып эшләгәндә үз теләге белән сугышка  китә  һәм әйләнеп кайту насыйп булмый,  һәлак була. Улының сугыш кырында ятып калуын авыр кичергән Бибисаҗидәнең ире Әхмәтсафа 1941 елда гүр иясе була. Шул ук елны Бибисаҗидә дә авырып китә һәм кызы Өммеһания әнисен үз янына Бәчек авылына ала. Бәчек авылы халкы аларны яратып, хөрмәт итеп, булганы белән бергә бүлешеп, авырлыкларны бердәмлектә кичерәләр. Өммеһания белән бергә укыткан укытучы, Акъегет авылында 1930 елда туган Рәхилә  Харисова  сөйләгәннәрдән:

– Сугыштан соң 1948 елда мине Бәчек мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләделәр. Иң беренче көнемне Өммеһания апаларда кундым. Өйдә Бибисаҗидә әби, Өммеһания апа һәм аның сеңлесе Әкълимә апа бар иде. Алар мине якын туганнары кебек кабул иттеләр. Ул вакытта Өммеһания апага 45 яшьләр чамасы иде. Иренең  фин сугышында һәлак булуы турында сөйләде. Өммеһания апа иң элек Кече Ачасыр мәктәбендә укыткан. Бәчек авылына эшкә килгәч аңа йорт биргәннәр. Үзе бу өйне Хәйрулла бай өендә яшибез, – дип сөйли иде. Ул бик ачык күңелле, бай рухлы шәхес иде. Өммеһания апаның 1966 елда Казанга Г.Тукай юбилеена барганын беләм. Анда аңа бик матур бастон кара пальто бүләк иткәннәр иде. Ул пальтоны бик озак яратып киеп йөрде, – дип искә ала Рәхилә апа.

– Бүгенге көндә Өммеһания укыткан дүрт укучы  исән әле. Өммеһания апа минем күңелемдә бар яктан да үрнәк укытучы һәм җыйнак, тәрбияле шәхес булып күз алдымда саклана, – дип тәмамлады сүзен аның укучысы Бибинур апа.

Солтанәхмәттән соң бишенче бала булып дөньяга аваз салучы Бибисаҗидәнең кызы Фатыймабикә 1907 елда туган. Казан заводларының берсендә электромонтер хезмәтен башкара.  Мәсгут исемле малаен тәрбияләп үстерә. Әнисе вафатыннан соң, Мәсгут шул ук дәү әнисе Бибисаҗидәдә тәрбияләнә. Үсә төшкәч, Яшел Үзән һөнәр училищесын тәмамлап, заводта эшли. Аннары Ерак Көнчыгышка китә, Татарстан егете боцман дәрәҗәсенә күтәрелә. Озак еллар читтә йөрсә дә туган телен чүпләмичә, бозмыйча, матур итеп үз ана телендә сөйләшә.

Нурдидә 1909 елда туган, Казанда тегүчелек һөнәрен үзләштереп,  пенсиягә чыкканчы, фабрикада оста тегүче булып хезмәтен куя.  Сугыш чорында фронт өчен бик зур кирәкле заказларны да уңышлы башкаруда Нурдидә төптән җигелеп тартучы була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр тулай торакта яши һәм каты авырудан үлә.

Бибисаҗидәнең җиденче кызы Әкълимәсе (туган елы 1922 ел)         Бәчектә әнисен карап тора һәм әнисен җирләгәч Өммеһания апасы да каты авырый башлый. 1975 елда Өммеһанияне карап, тәрбияләп соңгы юлга озатканнан соң, олы абыйсы Габделваһап гаиләсендә, бала караучы буларак, Казанда яши башлый.

Шулай итеп, Габдулла Тукайның үз балалары булмау сәбәпле, туганнары да аз булуы турында имеш-мимешләр күп йөри. Ә чынлап уйланганда, эзләнгәндә Г.Тукай сугыш афәтеннән алдарак булган чорда яшәсә дә, аның туганы, нәсел-нәсәбе бер Бибисаҗидә тутасының мисалында гына да күп ачы, сугыш чорындагы язмышларны танып һәм аңлап була. Бибисаҗидә яшәгән йорттагы эзне югалтуда “акча юк” дип сәбәп табып, рухи наданлыкта яшәү яшь буынга нинди тәэсир калдырыр икән? Тукайның нәсел сукмакларын югалтмыйча, Бибисаҗидә һәм аның кызы Өммеһания яшәгән йортны, мәктәпне төзекләндерүгә дәүләтебез игътибар итәрлек мөмкинлек табар, дигән өметтә калыйк.

Клара Филиппова,
Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге һәм
 Тукай фонды филиалы җитәкчесе
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*