tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тургай” һәм “Дуслык” иҗади дуслыкта
“Тургай” һәм “Дуслык” иҗади дуслыкта

“Тургай” һәм “Дуслык” иҗади дуслыкта

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә бүгенге көндә халык исемен йөрткән ике ансамбль иҗат итә.

2

«Тургай» ансамбле 1992 елда оеша. Аның җитәкчесе – Гөлфия Исхакова. Репертуарларында халык җырлары, композиторлар әсәрләре дә тупланган. Гөлфия ханым шигырьләр иҗат итә. Аның сүзләренә дә күп җырлар иҗат ителгән.

Ижауда “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлагач, аның күңеле үсеп ул яңадан кулына каләм ала. Ул бүген биш китап авторы. Берсе Төмәндә дөнья күргән. “Президент булам” дигән балалар китабын дөнья күрсен өчен Татар милли мәдәни автономиясе ярдәм иткән. Татарстан китап нәшриятында да китаплары нәшер ителгән. Шигырьләрен туплап җыентык итеп чыгарырга “Яңарыш” газетасы да ярдәм күрсәтә икән.

5

Егерме биш еллык “Дуслык” ансамбленең җитәкчесе Земфира Селезнева. 1993 елда оешкан. Бүгенге көндә ансамбльдә егерме кеше йөри. Ансамбльгә бер килгән кеше кире китми. Шәһәрнең татар милли мәдәни автономиясенең ярдәме белән ансамбльнең костюмнары яңартылган. Фонограммалары булдырылган. Ансамбльгә йөрүче кызлар моның өчен татар милли мәдәни автономиясенә рәхмәтле. Әлеге ансамбль “Юбилейный” мәдәният сараена урнашкан.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*