tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада җәмәгатьчеләр Туган тел ункөнлеген ачтылар
Түбән Камада җәмәгатьчеләр Туган тел ункөнлеген ачтылар

Түбән Камада җәмәгатьчеләр Туган тел ункөнлеген ачтылар

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында милли тел мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында район күләмендә Туган тел ункөнлеген башлап җибәрүдә беренче чара булды.

Утырышта җирле үзидарә органнары, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

“Бүген телне саклау һәм үстерү комплекслы якын килүне таләп итә, – дип башлады сүзне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. – Шәһәрдә мәдәният һәм телне үстерү белән шөгыльләнүче берничә иҗтимагый оешма бар. Безнең төп максат – бу мәсьәләдә берләшү, уртак фикергә килү һәм бу эшкә һәркем нинди өлеш кертә ала дигән сорауга җавап бирү”.

Җәмәгатьчелек, ата-аналар, иҗади яшьләр, ММЧ белән эшләү, милли бәйрәмнәр оештыру һ.б. – заман таләпләренә бәйле рәвештә, бүгенге көндә болар барысы да яңа эш төрләре һәм алымнар таләп итә. Утырышта катнашучылар телне саклап калу һәм үстерүдә һәрберсе үз фикерен, теләк-тәкъдимен җиткерде.

Нәтиҗәдә, телне һәм традицион мәдәниятне саклау мәсьәләләре буенча Координацион совет булдыру фикеренә килделәр. Совет ике ай саен җыелып, башкарылган эшләр, килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм төгәл карарлар кабул итү белән шөгыльләнәчәк.

Бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү һәм матди ярдәм күрсәтү өчен, түгәрәк өстәл инициаторы, Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов шулай ук шәһәрдә Попечительләр советы оештырырга да тәкъдим итте.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*