tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар балалар Сабантуе үтәчәк!
Уфада татар балалар Сабантуе үтәчәк!

Уфада татар балалар Сабантуе үтәчәк!

Бәйрәмне Башкортстан башкаласының икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештыра.

Күптән түгел генә биш яшен билгеләгән икенче Татар якшәмбе мәктәбендә яз саен милли Сабантуйлар үткәрү инде матур традициягә әверелде. Быелгы Татар балалар Сабантуе 27 июньдә (якшәмбе), сәгать 12дә, 41нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында (Достоевский урамы, 154нче йорт) узачак.

Анда балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле милли уеннар, бәйгеләр үткәреләчәк, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, яшь һәм популяр артистлар катнашлыгында концерт та оештырылачак. Тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөендекова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгыш ясаячак.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*