tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян татарлары ата-бабалары җирлегендә Корбан ашында катнашкан
Ульян татарлары ата-бабалары җирлегендә Корбан ашында катнашкан

Ульян татарлары ата-бабалары җирлегендә Корбан ашында катнашкан

Сентябрь ахырында Ульян каласының Идел аръягы районы татар автономиясе һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы мәхәллә активистлары, “Өмет” өлкә газетасы редакторы И.Хәлилов Биләр җирлегендә булып китте. 30 дан артык кешелек делегацияне биредә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе житәкчесе,   Нурлат   якташлар оешмасы рәисе Фәрид Мифтахов һәм Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аннары Ульян кунаклары катнашында Корбан ашы уздырылган. Чал тарихлы Биләрдә ут күршеләребез истәлекле урыннар белән танышкан, догалар кылган, изге чишмә суларыннан авыз иткән.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульян татарлары белән тыгыз элемтәдә тора. Без аларга барабыз, алар безгә килә. Бу юлы менә алар Биләр җирлеген күрергә килгән иде. Мин Норлат якташлар оешмасы рәисе буларак, кунакларны Нурлат, Алексеевск, Әлки районнарын да карап китәргә тәкъдим иттем. Алар бик теләп ризалашты. Ульян татарларының күпчелеге Тәтеш, Чүпрәле, Буа якларыннан күченеп киткән, ә Каманың аръягында бик азы гына булганы бар. Без аларга бу районнар белән дә танышу мөмкинлеге тудырдык, – дип сөйләде Фәрид Мифтахов.

Кунаклар Нурлат районының Кернәле – Әмзә авылына кереп, “Әминә” мәчете белән танышкан, гыйбадәт кылган. Колбай Морасада исә кунаклар рухи мирас чонгылына чумган.

Аларга XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән өлеше турында сөйләгәннәр, экскурсия үткәргәннәр.

Аннары алар Габдулла Кариев музеенда кунакта булган. Татар халкының талантлы улы – татар профессиональ театрынын атасы Габдулла Кариев һәм Болгар жирләренең түрендә урнашкан Колбай Мораса авылы турында экскурсияне музей җитәкчесе Л.Вәлиуллина үткәргән. Делегация музейның шәрәфле кунаклар китабына үз фикерләрен, рәхмәтләрен язып, “Идел аръягы  татарлары: үсеш баскычлары” жыентыгын музейга бүләк итеп киткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*