tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак
Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак

Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак ике йөзгә якын милләттәшебез киләчәк. Алар биш көн дәвамында Универсиада уеннарында булудан тыш, үзләре өчен махсус оештырыллган күп кенә башка чараларда да катнашачаклар.

Әйтик, 5 июль көнне “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашачак.

Шимбә, 6 июль көнне кунаклар “Бибарс Сарай” дип аталган Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданчыгына барачак. Монда яшьләр милли һәдияләр, тегү-чигү, тал чыбыгыннан эшләнмәләр. тимерчелек, һөнәрчелек, корал, милли уен кораллары үрнәкләре белән таныша алачак.

Шулай ук Универсиадага килгән яшьләр өчен “Болгар” музей-тыюлыгына махсус экскурсияләр дә оештырылачак. Монда алар берничә төркемгә бүленеп барачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*