tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал татарлары” конгрессы идарә утырышы бик җанлы узды
“Урал татарлары” конгрессы идарә утырышы бик җанлы узды

“Урал татарлары” конгрессы идарә утырышы бик җанлы узды

11 гыйнвар көнне Екатеринбургта Свердловск өлкәсе “Урал татарлары” конгрессының идарә утырышы булып үтте. Көн тәртибендә узган 2018 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау, 2019 елга эш планын раслау, татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр кертү мәсьәләләре каралган иде.

2018 елның 3 ноябрендә булып узган гомуми җыелышта “Урал татарлары” конгрессының яңа җитәкчеләре һәм яңа идарә сайланган иде. Бу составта идарә беренче тапкыр җыела. Утырыш барышында эшлекле, конструктив сөйләшү булды. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләрдән Стратегиягә кертеләсе тәкъдимнәр күп кенә сораулар тудырды. Идарә әгъзалары мондый мөһим документка тагын да җентекләбрәк әзерләнергә, тагын да өстәмә пунктлар кертергә дигән карарга килделәр.

Моннан тыш, утырышта бик җанлы һәм кызыклы фикер алышулар булып узды. Конгрессның үз сайтын яңарту, социаль челтәрләр белән актив эшләү, төрле төркемнәр булдыру, идарә составында төрле юнәлешләрдә эшләү өчен комиссияләр төзү кебек тәкъдимнәр яңгырады. 2019 елда уздырылачак чараларны оештыру буенча фикер алышулар булды.

Идарә әгъзалары нәкъ бер атнадан соң янәдән җыелып, Татар халкының үсеш стратегиясенә кертеләчәк барлык тәкъдимнәрне туплап кабул итәргә дигән карарга килделәр.

Фәвия Сафиуллина
Екатеринбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*