tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урмай залидә” фестивале
“Урмай залидә” фестивале

“Урмай залидә” фестивале

Дүртенче “Урмай залидә” төрки дөньясының традицион мәдәнияте халыкара фестивале быел 6-8 май көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылары.

урмай залида афишаФестиваль 6 майда “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбленең 30 еллыгын бәйрәм итү белән ачылып китәчәк. Бу данлыклы төркем Чуашстан Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылында оешып, 3 дистә ел уңышлы иҗади юл үтте.

7 май – бәйге һәм җиңүчеләрнең гала концерты көне. Үткәрү урыны – Урмай авылы.

8 майда җиңүчеләр Чабаксар шәһәрендә Чуашстанның республика сабан туенда концерт бирәчәкләр.

Фестивальгә катнашу шартларын һәм оештыручыларның координатларын түбәндә урнаштырылган Положениедән карап белергә була.

zalida Положение Урмай-залида 2016 и другие документы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*