tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Хабаровск краеның хөкүмәт вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразиев  Хабаровск краеның хөкүмәт вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразиев Хабаровск краеның хөкүмәт вәкилләре белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  эчке эшләр сәясәте мәсьәләләре буенча Хабаровск крае хөкүмәт рәисенең урынбасары Виктор Василевич Марценко белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Хабаровск краеның Эчке сәясәт һәм мәгълүмат министры Сергей Комаров, Эчке сәясәт һәм мәгълүмат министрлыгының дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча идарә башлыгы Александр Ивангин, мәдәният министрының беренче урынбасары Марина Лоскутникова,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Рамил Зәкиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  2017 елда узган VI съездта Милли Шура сайланганын, шул исәптән Шураның 75 кешедән торуы, елга бер тапкыр җыелуын, үзенең федераль округларда очрашулар уздыруының бурычлары хакында сөйләде. Хабаровск краендагы татар оешмаларының актив кына эш алып баруын бәян итте.

Хабаровск крае Хөкүмәт рәисенең урынбасары В.В.Марценко үз чиратында крайда 7 меңнән артык татар яшәвен, милли һәм дини оешмаларның хакимият белән  эшчәнлек йөртүләре, Халыклар дуслыгы йорты эшләп килүе хакында сүз тотты. Виктор Васильевич хәтта Хабаровск крае Халыклар дуслыгы йортының беренче җитәкчесе Салават Шәех улы Сөләйманов булуын да искәртеп үтте. Шулай ук ул Хабаровск мәчетенең һәм Әхмәд хәзрәт Гарифуллинның Урта Азия илләреннән килгән мигрантларны мондагы томышка җайлаштыруда төп терәк булып торуын да атап узды.

Очрашу вакытында В.Г.Шәйхразиев Хабаровск татарларын борчыган төп бер мәсьәлә барлыгы хакында сүз кузгатты.  Ул да булса – Сабантуй уздыру урыны. Ел саен халкыбызның милли бәйрәме уздырыла торган стадионның ремонтка ябылуы сәбәпле, 2017 елда Сабантуй уздыру өчен башка урын бирелгән, әмма ул бик җайлы түгел икән..

В.В.Марценко исә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен татар оешмалары белән эшләячәкләре турында белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*