tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Новосибирк өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразиев Новосибирк өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразиев Новосибирк өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Бүген Новосибирск өлкәсенең Хөкүмәт бинасында  өлкә губернаторының беренче урынбасары Ю.Ф.Петухов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев  җитәкчелегендәге делегация белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда XIX Федераль Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәл артында бәйрәмнең концепциясе, программасы, финанс мәсьәләләре күтәрелде. Новосибирк шәһәрендә Сабан туен оештыру комитеты булдырылуы турында хәбәр ителде.

Новосибирск шәһәренең мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре сәясәте департаменты җитәкчесе Анна Терешкова шәһәрнең Федераль Сабан туйны зурлап уздырырга әзер булуы турында җиткерде. 

Искәртеп үтәбез, бүген Васил Шәйхразиев  җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе киләсе елда Федераль Сабан туе үтәчәк мәйданны карады, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук делегация составында Түбән Кама байоны башлыгы А.Р.Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең Беренче урынбасары Д.Ф. Шакиров, Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре бар.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*