tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиле белән очрашты
Васил Шәйхразиев Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиле белән очрашты

Васил Шәйхразиев Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиле белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә. Васил Шәйхразиевның көн тәртибендәге беренче очрашуы Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров белән булды.

Үз сүзен Милли шура рәисе “Безнең максат дөнья буйлап сибелгән татарларны берләштерү, туган телебезне саклау”, – дип башлап җибәрде. Шулай ук Васил Шәйхразиев 2017 елның августында уздырылган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, аның кысаларында яңа оешма – Милли шура төзелү һәм аның эшчәнлеге турында, Россиядә узган Президент сайлаулары, анда татарларның актив катнашулары турында да сөйләде. “Россия субъектлары җитәкчеләре барысы да татар халкы турында бик яхшы фикердә” –  дип ассызыклады Милли шура рәисе. Будапештта узган “Европа татарлары альянсы”ның 5 еллыгы турында да кыскача мәгълүмат бирде, мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башлануы турында да онытмады. Шулай ук Васил Шәйхразиев, милләтебезнең иң матур һәм көтеп алынган бәйрәмнәре турында да сөйләп узды, 16-17 июнь көннәрендә Татарстан авыл-районнарында, 23 июньдә Казан шәһәрендә булачагын хәбәр итте. Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе, Федераль Сабантуйлар турында да мәгълүмат җиткерде.

Туров үз чыгышында  татарларга карата бик тә хөрмәт белән каравы һәм Татарстан белән дуслыклары нык булулары турында сөйләде. Татарстанның Франциядәге вәкиллеге эшчәнлеген дә югары бәяләде.

Шулай ук Татарстан кунакларын сәүдә вәкиллегендә урнашкан Социалистик көнкүреш музее белән дә таныштырдылар.

Матур, эчтәлекле очрашу өчен Васил Шәйхразиев рәхмәтләрен әйтеп Александр Туровка истәлекле бүләк тапшырды.

Туров үз чиратында узган ел Марс кырында зурлап оештырылган гүзәл Сабантуй өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Сез горур халык. Милләтегезнең мәдәниятен, тарихын, көнкүрешен саклау һәм үстерүдә зур эш башкарасыз” -диде Туров.

Очрашуда  А. Туровның урынбасары Айнур Әхмәтшин, «Франция- Татарстан йорты» ассоциациясенең рәис урынбасары Әлфия Айзатова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.

Белешмә:

2006-2009 елларда Александр Владимирович Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары, вәкил вазифасын башкаручы  булып хезмәт куя.  2009 елда Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнә. Ә инде 2014 елдан башлап Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле. Ул Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе.  Хезмәтләре өчен, ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*