tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли Шура өчен канун булачак
Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли Шура өчен канун булачак

Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли Шура өчен канун булачак

Бүген Арча районында киң татар җәмәгатьчелеге катнашында Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган беренче күчмә утырыш уза. Биредә стратегик документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары, Татарстанның Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр катнаша.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашуны ачып җибәргәндә: “Татар халкының үсеш стратегиясе безнең өчен – татар халкы өчен языла. Стратегик документны әзерләүдә һәрбер татар кешесе катнашырга тиеш. Документны “без” дип , балаларым оныкларым хакына татар булып каласым килә” дип йөрәк аша уздырып язарга тиешбез”,- дип һәрбер татарны берләшеп эшләргә чакырды.

Милли Шура рәисе утырышка җыелышучыларны стратегик документның эскизы, кабул итү этаплары, эш барышы белән таныштырып узды.

Татар халкының үсеш стратегиясе ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылучы чаралар кысаларында Милли Шура корылтаен җыеп кабул ителәчәк.” Әлеге документ Милли Шураның кануны булачак”, – дип белдерде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз – Татар халкының үсеш стратегиясе. 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*