tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев үзенең “уңыш серләре”н ачты

Васил Шәйхразиев үзенең “уңыш серләре”н ачты

Ташка кадакны ничек кагарга, уңышка ирешү – ул тормышның төп максатымы һәм ни өчен балаларга ташлама ясарга ярамый – Татарстан премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев яшь каләм тибәртүчеләр белән рәсми булмаган аралашу вакытында шул һәм башка мәсьәләләр турында сөйләште.

Бүген Васил Шәйхразиев Татарстан Министрлар Кабинетында “Ялкын” журналы тарафыннан инде шактый еллар элек башланган һәм узган елда  яңа баш мөхәррир – Илназ Фазуллин килү белән яңартылып җибәрелгән “Лидерлар мәктәбе” проекты кысаларында балалар басмасының активистлары, штаттан тыш хәбәрчеләре белән очрашты.

 

Очрашуга “Ялкын”ның яшь корреспондентлары республиканың төрле районнарыннан – Яшел Үзән, Арча, Кайбыч, Норлаттан һәм Казаннан килгән иде.   Аларның барысы да сәләтле, укуда да тырыш, иҗтимагый тормышта да актив булган укучылар – барлыгы 6 кеше. Һәркайсының, билгеле, үз максатлары, омтылышлары, хыяллары бар. Һәркайсы хәзерге вакытта тормышта үз урынын табарга, шәхес булып формалашырга тырыша. Аларның әле күбесе киләчәктә үзләренең журналист булачакмы-юкмы икәнен төгәл белми, шулай да бүген алар үзләрен шушы һөнәрдә сыный, бу алар тормышында билгеле бер этап, билгеле бер тәҗрибә.

“Бала булу – ул ташлама түгел”

 Васил Шәйхразиев белән очрашуга килгән егет-кызлар әле мәктәп укучылары гына булса да, алар инде балалар түгел. Премьер-министр урынбасары үзе дә моңа аерым игътибар юнәлтеп, яшь журналистлар белән үз тиңе кебек аралашты.

  • Бала  уйный-уйный да ташлый. Алар  турында сөйләшкәндә, без еш кына “Балалар гына бит әле алар,  бөтен гомерләре алда”, “Балаларга барысы да рөхсәт ителә һәм гафу ителә” дибез. Бүгенге очрашуда  балалар юк. Без барыбыз да бер тиң, безнең яшебез бар,  эшләгән эшебез бар – шуңа без коллегалар. Әгәр дә без балалар дип ташлама ясый башласак, профессионализм бетә.  Шуңа күрә бала булу – ул ташлама түгел, ул плюс. Ә без аны күп очракта ташлама дип карыйбыз, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Васил Шәйхразиев.

Студент булмыйча, премьер-министр урынбасары кәнәфиенә

Бүген Премьер-министр урынбасары, ул чакта әле гади авыл малае нәрсә белән кызыксынган, балачакта кем булырга теләгән соң? Яшь корреспондентлар сорауларын  шуннан башлады.

Васил Шәйхразиев үзенең киләчәккә юлын сайлау, кем булачагын төгәллләштерү  тиз һәм җиңел генә булмавы хакында сөйләде. Ул мәктәптә тырышып 4-5кә генә укыган, спортта, мәктәп тормышында актив булган. Шулай да  укып бетергәч тә,ул әле үзенең кем булачагын, кайда барырга теләгәнен аңлап бетермәгән.

Мәктәптә укыганда үзеңне күп яктан күрсәтеп, үзеңне сынарга кирәк. Һөнәр сайлаганда без әти-әни, йә абый-апа, йә якын дусның киңәшләрен тыңлыйбыз. Үз-үзеңне бер җирдә, икенче җирдә сынап карарга була. Әмма әгәр дә сайлаган уку йортың, һөнәрең синеке түгел икәнен аңлыйсың, ул сиңа кирәк түгел икәненә төшенәсең икән, бу хата ясадың дигән сүз түгел һәм үз карарыңны үзгәртү – кыюлык. Интегеп яшәгәнче, үз юлыңны эзләргә кирәк, – дип киңәш бирде Васил Шәйхразиев.

Ул бу сүзләрне үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, малай Чаллыга автомеханика техникумына укырга кергән. Өч көн укыганнан соң,  бу һөнәр аныкы түгел, үз киләчәге түгел икәнен аңлый. Ул документларын ала да, яңадан мәктәпкә кайта һәм 9-10 классны  укып бетерә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң КХТИга укырга керә. Әмма анда  бер көн дә укымый. Шулай ук бу һөнәрнең үзенеке түгел икәнен сизә һәм армиягә китәргә карар кыла.

“Әти-әни ул чакта миңа ярдәм итмәгән  булса, “кеше көлдермә йөрмә, кергәнсең икән укы  дисәләр дисәләр, , мин алар сүзен тыңлаган  булыр идем. Чөнки аларны бик нык хөрмәт итәм. Кая барып чыккан булсам да, барыбер кеше булыр идем. Әмма әти-әни миңа хөрмәт белән карадылар. Үзең эшлисең икән  – үз гамәлләрең өчен инде без түгел, үзең җаваплы, – диделәр.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Васил Шәйхразиев инде үзенең кем булырга теләвен, үз киләчәген нинди өлкә белән бәйләргә теләгәнен белеп кайта. Ул Алабуганың милиция мәктәбен тәмамлый. Шуннан Эчке эшләр министрлыгының Чаллының  бүлегенә эшкә керә. Төрле вазыйфалар били, карьера баскычы буйлап күтәрелә. Һәм бүген ул – Татарстан премьер-министры урынбасары кәнәфиендә.

“Тырышкан табар – ташка кадак кагар”

Тормыш принциплары турында сүз чыккач,  Васил Шәйхразиев иң беренче, Кеше булып калу мөһим икәненә басым ясап әйтте.  “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” дигән әйтемнең дә ул үзе өчен мөһимнәрдән булуын билгеләп китте. Һәм бу мәкальнең гади генә булмавын басым ясап, яшьләргә аның  асылына төшенергә ярдәм итте ул.

Тырышлык, тырышлык, тырышлык. Синең өчен беркем дә эшләмәячәк. Син дә эшләтә алмаячаксың. “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” дигәч, без күз алдыбызга берәүнең   чүкеч белән ташка кадак какканын  китерәбез. Ул кадакка суга да суга, берсе кәкрәйгәч, икенчесен алып суга. Табар дигәне – инде ул иҗади якын килү дигән сүз. Тырыша-тырыша болай гына бәреп утырырга була. Әмма моңа синең тормышың җитмәскә, чүкечең дә эштән чыгарга мөмкин. Шуңа күрә табар өчен уйларга кирәк. Без “Яткан таш астына су акмый дибез”.  Тырышлык яхшы, ансыз булмый, әмма табар өчен  нишләргә кирәген уйларга кирәк. Бәлки башка яктан кереп караргадыр, яки берәр станок кирәктер, яки берәр ярдәмче таләп ителәдер. Кыска гына әйтем кебек, әмма монда һәрбер сүзне игътибарга алырга кирәк, – дип аңлатып китте Васил Шәйхразиев.

“Кәнәфи мөһимме, әллә бәхетле булумы?”

Очрашуны йомгаклаучы һәм укучыларны кызыксындырган төп сорау, билгеле, уңышка ирешер өчен эшне нәрсәдән башларга? “Ә бернәрсә дә эшләргә кирәкми”, дигән Васил Шәйхразиевның иң беренче сүзләрен ишетеп, яшь журналистлар сәерсенеп карады. Әмма Премьер-министр урынбасары үз сүзләрен аңлатып китте:

Уңышлы- уңышлы түгел дигәндә, без кешеләрне дәрәҗәләргә карап бәялибез. Әмма нәрсә ул уңыш – креслода утырумы, әллә бәхетле кеше булумы? Минемчә, иң мөһиме ул бәхетле кеше булу. Кеше сөт савучы, мал караучы, урам себерүче булырга мөмкин. Ләкин ул бәхетле була икән, димәк, ул үз миссиясен эшләгән. Кайбер кешеләр беркайчан да җитәкче була алмый, чөнки аның моңа сыйфатлары, эчке мөмкинлекләре юк. “Җитәкче булу җиңел – монда команда бирәм, тегендә команда бирәм”, диләр. Юк, болай булмый, алар бөртекле, алар йөзгә бер генә чыга. Алар арасында бәхетлеләр дә,  бәхетсезләр дә күп. Әгәр кеше бәхетсез икән, аның гаиләсе, аның якыннары да бәхетсез.  Шуңа күрә беренче чиратта, үзең бәхетле булып, башкаларны да үз бәхетең белән бәхетле итү.

Бәхетле булу өчен Васил Шәйхразиев үз туганнарыңа, якыннарыңа ихтирам белән карарга, гаиләдә ярдәмче, гаилә “копилкасына” үзеңнән өлеш кертүче булырга кирәклеген ассызыклады. Уку чорында малай-кызлар тырышып укырга, белем алырга тиеш. “Уку – ул аларның төп эше. Дүрткә-бишкә укый икән, бу укучы үз эшен яхшы башкара дигән сүз, икеле-өчле алып кайта икән, димәк, үз эшен начар башкара һәм ул бу гаиләнең тормозы булып тора”, диде ул.

Очрашу фотога төшү һәм “Лидерлар мәктәбе” катнашучыларына бүләккә китаплар тапшыру белән тәмамланды. Аннары булачак журналистларны  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасы белән дә таныштылар, тәмләп чәй дә эчтеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*