tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васыятьнамәләр бәйгесе дәвам итә!
Васыятьнамәләр бәйгесе дәвам итә!

Васыятьнамәләр бәйгесе дәвам итә!

Казанның “Гаилә” мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесен оештыра.

“Васыятьнамә – безнең балаларга, оныкларга, туганнарга, дусларга, якыннарга, күрше-тирәгә әйтеп калдырасы сүзләребез ул. Ул гадәттә ике өлештән тора. Беренче өлеше – бездән кала торган мал-мөлкәтнең күпме һәм кемгә калуы турында язу. Икенче өлеше – ул безнең балаларга, киләсе буыннарга әйтеп калдыра торган сүз”, – дип искәртә оештыручылар. Бәйгегә шушы әйтер сүзләрне язып васыятьнамә формасындагы иҗади эшләр кабул ителә.

Конкурс эшләрен кабул итү 2019 елның 1 декабрендә башланды һәм ул 2020 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. 24 февральдә бәйгегә йомгак ясалып, бөтен катнашучылар да “Гаилә” мәчетенә чакырылачак.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган үз васыятьнамәңне почта аша (420025, Казан, Җ.Фәйзи урамы, 2) юлларга, шул ук адрес буенча кәгазьгә бастырылган вариантны алып килергә яисә [email protected] электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Конкурс Нигезләмәсе: http://gailya.ru/vasyyatnamә-kilәse-buynnarga-әjjter-sүz

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 223-06-62 (мәчет); +7 (927) 426-14-22 (Илмир Хәбибуллин, оештыру комитеты).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*