enrutat
Баш бит / ВЕТЕРАННАРГА ТАТАРСТАН БҮЛӘГЕ
ВЕТЕРАННАРГА ТАТАРСТАН БҮЛӘГЕ

ВЕТЕРАННАРГА ТАТАРСТАН БҮЛӘГЕ

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар сугыш ветераннарын да онытмаган, аларга да махсус бүләкләр җибәргән. Төмән өлкәсендәге ике сугыш ветеранына шундый бүләкне Казаннан II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан “Татарстан-Яңа гасыр” каналының җирле корпункты журналисты София Хәйруллина алып килде. Хөрмәтле ветераннарны президент исеменнән өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова котлады.

галимовВетераннарның берсе – Әхмәт Галим улы Галимов Чиләбе өлкәсендә туган. Әтисе ачлык елларында ук үлеп киткән. Абыйлары Кызыл армиягә алынган. Бала чагыннан ук хезмәтнең барлык авырлыгын үз җилкәсендә тоеп үсә ул.

— Фронтка кадәр 3 ел авыл хуҗалыгында эшләдем, механизатор идем: чәчтем, урдым, сукаладым һәм башкасын башкардым. Сугышка ярдәм итү фондына 10 пот икмәк белән һәм 2000 сум акчалата тапшырдым. Миңа “бронь” бирделәр. Бергә укыган, уйнап үскән малайлар сугышка җыенганда мин генә каламмы соң инде?! Алар белән хәрби комитетка киттем. Ничек тә булса калдырырга тырыштылар. “2 абыем сугышта, өченче булып минем дә илне дошманнардан азат итәсем килә”, — дидем. “Карагыз инде аңа, скалиоз башланган, фронт өчен эшләсен, калдырырга кирәк”, — диде берсе. “Ничего подобного, без аны алабыз, фронтка да “пушечное мясо” кирәк”, -диде шунда полковник. Шул сүзләрдән соң тәнемдә кырмыскалар йөгергән шикелле булып китте. Шулай 17 яшемдә сугышка эләктем.

Авыл малае булганга, кулларым эшкә өйрәнеп үсте. Атышларда да курыкмадым. Миномет полкында хезмәт иттем. Артиллерия дивизиясенең эшләре сугышта бик авыр. Безнең пушканың коллибры 152 мм иде. Снаряды 49 кг. Бер кеше аны күтәрә алмый, аларны 3 кеше алып, кәүсәгә (ствол) җибәрә торган идек. Атып алгач, 4 секунд корырга кирәк. Снарядлар эләккән танк икегә аерылып яна, эри башлый. Фронт вакытында тәнәфес юк. Бөтен җирдән тир ага. Рөхсәт булмыйча, утырырга да, ял итәргә дә ярамый.

Польша чигендә бер атна эчендә генә безнең дивизия 70ләгән дошман танкын юкка чыгарды. Аның өчен дивизиягә Кызыл йолдыз ордены бирделәр. Бер бүләк тә тик кенә бирелми. Мөстәкыйльлек, берсүзсез командир кушканнарны үтәү, хәрәкәтчән, инициативалы булу, батырлык күрсәтү – бу сыйфатлары булган солдат сугышта бүләксез калмаган. “Батырлык өчен” медален Потсдам ягыннан Берлинны алуда батырлыклар күрсәткән өчен тапшырдылар, — дип сөйләде Әхмәт абый.

Көнбатыш Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнашып, Германиягә килеп керәләр. Монда да нык каршылыкларга очрыйлар, күпләр Җиңү алдыннан гына мәңгелеккә күзләрен йомалар.

1950 елда гына Ә.Галимов туган ягына күкрәген тутырып орден-медальләр тагып кайтып, эшкә керешә, белемен күтәрү турында уйлана. Чак кына журналист булмый кала – табиблар, сәламәтлегенә зыян килгәнгә, рөхсәт бирмиләр. Соңрак, ТЭЦ-1 чакыруы буенча Төмәнгә килгәч, барыбер журналист таныклыгын алуга ирешә. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе дә әле Әхмәт абый, 25 еллык юбилеебыз уңаеннан тапшырылган Рәхмәт хатын бик җылы кабул итте ул. Тыныч тормышта актив җәмәгать эшлеклесе, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә зур тырышлык куючы шәхес тә үзе.

Икенче ветераныбыз – Галия Ариф кызы Габайдуллина. Бу курку белмәс апа сугышның алгы сафларында снайпер булган. 1926 елның 9 март көнендә Авазбакиево (Калмаклар) авылында дөньяга килә. Сугыш вакыт үзенә бер ел арттырып 17 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. 1944 елда Галияне Подольск шәһәренә снайперлар мәктәбенә җибәрәләр. Алардан алда укыганнарны фронтка алгы сафка җибәрәләр, бөтенесе диярлек һәлак булалар. Галия өч ай гына атарга өйрәнә. Бик оста ата белүе сәбәпле, аны фронтка озаталар. Витебск шәһәреннән 7 чакрым ераклыктагы 2 нче Белорусс фронтына 17 дивизиягә билгеләнә. Фронт сызыгы. Апа: “Һәрвакыт бисмиллә белән йөрдем, окопка сикереп төшкән вакыт, кулыма снайпер винтовкасын алганда да Аллаһы Тәгалә сүзләрен онытмадым”, — диде. Бервакытта да фронттагы 100 грамм аракыга кагылмаган.

— Снайпер буларак, яткан килеш, йөзенеп кенә үзебезнең позициягә киләбез, вакыты белән урыннарны алыштырабыз. Дошман безне күрергә, кайда икәнебезне белергә тиеш түгел, алай булмаса дошман снайперларына эләгүең бар. Агачлык арасында яткан килеш ал якны күзәтәбез, озак көтеп ятарга туры килә. Күрәм, немец бер окоптан икенчесенә сикерә, шул вакыт мин озак уйлап тормыйм, чакмага (курок) басып та җибәрәм, немец егылып төшә. Монысы беренчесе булды.

Шулай итеп өч ай арасында Галия 7 фашистның башына җиткән. Немецлар да йоклап тормый, алар снайперларны күреп алалар. Шул якка минометтан сиптерә башлыйлар. Галия бик каты яралана, ярчык эчен кисеп китә. Доктор Якобсон (милләте буенча яһүди) бик катлаулы операция ясый. Моңа хәтле аның хатынын һәм 18 яшьлек кызын крематорийда яндыралар. Бу инде доктор өчен бик зур, түзәлмәслек хәсрәт була. Галия операция өстәлендә ятканда, доктор аны үз кызыдай күргән, уңышлы, ышанычлы итеп операцияне уздырган. Галия Свердловск шәһәренең 3861 нче госпиталендә ятып чыга, шулай ук ахырда аны запас полкка беркетәләр. Әлбәттә, яңадан сугышка аны инде алмыйлар. Ярасы бик катлаулы була.

Хәзер дә киң күңелле Галия апа яныннан аны хөрмәт итүчеләр өзелми. Яшьтән әнисез калган апа хәзерге тормышның тыныч, имин булуына шатланып, теләкләрен юллап көн итә. Сәламәтлеге борчымаганда очрашуларга барып кайта.

Тик ветераннарыбыз картаялар, сугыш юлларын үз күзләре белән күргән әби-бабайлар елдан-ел сирәгәяләр. Татарстан Республикасы президентының азык-төлек белән тулы бүләк тартмасын һәм котлау сүзләрен алар шулкадәр шатланып кабул иттеләр. Юк, бу ризыкларга мохтаҗ булганга түгел, ә мәркәзебез Казанда да аларны белүләренә, истә тотуларына чиксез сөенделәр ветераннарыбыз. Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерергә куштылар.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*