tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимирдан – Казанга, Универсиадага, Сабантуйга, Болгарга!
Владимирдан – Казанга, Универсиадага, Сабантуйга, Болгарга!

Владимирдан – Казанга, Универсиадага, Сабантуйга, Болгарга!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүлек мөдире Фәрит Уразаев  Казанны һәм Универсиада чараларын күрергә дип Владимирдан экскурсиягә килгән милләттәшләребез белән очрашты.

Ике дистәгә якын милләттәшләребезнең сәяхәте дүрт көнгә исәпләнгән. Шул вакыт эчендә алар Казан һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булачаклар, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган тамаша караячаклар, Казанный Мирный бистәсе янындагы каенлыкта үтәчәк сабантуйда катнашачаклар, Универсиада Паркы чараларын күрәчәкләр, Каюм Насыйри һәм Казанның 1000 еллыгы музейларына барачаклар. Сәяхәтләренең соңгы көнендә владимирлылар изге Болгар җиренә зиярәт кылачаклар.

Фәрит Уразаев кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының 20 еллык тарихы, бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, татарларны, бигрәк тә яшьләрне Казанга, Татарстанга, татарлыкка якынрак булырга өндәде. “Татарстандагы югары уку йортларына укырга килегез, татар матбугат чараларын укып, карап, күзәтеп барыгыз. Барлык төбәкләрдә сабантуйлар үтә. Бәйрәм мәйданында һәркем күкрәген киереп “Мин татар!” дип белдерә ала”, – дип ассызыклады ул.

Владимирдан килгән милләттәшләребез  үзләрендәге татар тормышы белән таныштырдылар. Бу шәһәрдә татарлар үзләре исәпләвенчә 10 меңләп татар яши.  Аларда “Бәхет” исемле мәдәни үзәк эшләп килә. Үз эшчәнлекләренә алар төрле буын кешеләрне тартырга тырыша, беренче чиратта балаларны һәм яшьләрне. Чөнки яшь буынга телне өйрәтү проблемасы бар. Аны чишү өчен бер балалар бакчасында татар төркемен ачу эшләре алып барыла, Иваново һәм Ярославль шәһәрләрендәге татар оешмалары белән берлектә җәйге балалар лагерендә татар сменасы ачылачак икән.  Алдагы уку елында татар теле курслары ачып җибәрү ниятләнә. Пенза шәһәреннән махсус белемле укытучы киләчәк, Татарстаннан сертификацияләнгән укыту программа, уку-укыту китаплары, методик әсбаплары җибәрелгән. Татар телен өйрәнеогә теләүчеләр инде ике төркем тупларлык санда теркәлеп тә куелган. Ай саен төрле-төрле милли чаралар үткәрелә икән, өч айга бер “Бәхетле бул” газетасы чыгып килә, театр һәм бию студияләре уңышлы эшләп килә. Театр студиясе Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштереп Татарстанда үткәрелүче халык театрлары смотрында да уңышлы катнашып кайткан.

Очрашу ахырында Фәрит Уразаевка күп санлы сораулар да бирелде. Алар Татарстандагы югары уку йортларына керү тәртибе, Татарстанда бизнес проектлар булдыруга һ.б. кагылды. Али исемле милләтәшебезнең тәкъдиме аеруча кызыклы тоелды. Ул үзе шахматчы буларак, Владимирда инде 7 еллап татар оешмасы инициативасы белән Рәшит Нәҗметдинов исемендәге турнир үткәрелүе турында сөйләде. Шуны башка төбәкләрдәге татар оешмалары белән берләштереп булмасмы диде. Фәрит Уразаев моны хуплап каршы алды, бездә татар яшьләр төбәкара волейбол, футбол турнирлары үткәрәләр, шахмат турниры да булса, бик әйбәт булыр иде диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*