tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә
Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә

Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә

Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның “Заман” оешмасы хәбәр итә.

Дәресләр 14 сентябрьдан башлана. Аларга теләгән һәр кеше йөри алачак. Курсларны япон егете Чихиро Тагучи алып барачак.

Чихиро Тагучига 21 яшь, Токио университетында белем ала. Татар телен моннан 3 ел элек өйрәнә башлаган. Сүз уңаеннан, Чихиро быел Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында да катнашкан иде. Олимпиадада аңа тиңнәр булмады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*