tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән “Ак калфак” “десант”ын каршы алырга әзерләнә
Яшел Үзән “Ак калфак” “десант”ын каршы алырга әзерләнә

Яшел Үзән “Ак калфак” “десант”ын каршы алырга әзерләнә

“10 майда авылыбызда олы кунаклар булып китте: “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы һәм Зеленодол районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы”, – дип язалар Кече Шырдан авылыннан (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы).

– Кунаклар авыл белән таныштылар, чишмәдә булдылар, Каюм Насыйри белән бәйле урыннарга сәяхәт кылдылар. Каюм коесы янында Фәния апа белән Фәүзия апа кунакларны Шырдан катыгы белән сыйладылар, сый кунакларыбызга хуш килде.

Әлеге ханымнарның авылыбызга килүенең максаты истәлекле урыннар белән танышып, 14 май көнне безнең районга киләчәк 50 кешелек делегациягә маршрут төзү. Әлбәттә авылыбыз кунакларга бик ошады, әмма 14 енә кадәр Тал чишмәсе һәм мәктәпнең тышкы территориясен, аскы урамдагы кураларны тәртипкә китерә алсак, Россиянең төрле регионнарыннан килүче делегация безнең авылга да керәчәк. Кунакларның шарты әнә шул булды!
Әйе, дәрәҗәле кунаклар килгәндә чисталык кирәк шул инде. Аларның килүе безнең авылга файдасыз булмас иде, беренчедән бу безнең алып барылган эшләрне таныту булса, икенчедән кунаклар белән киләчәк журналистлар безнең эшләребезгә үзенә күрә бер реклама ясар иде!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*