enrutat
Баш бит / Ык елгасы – дуслык күпере
Ык елгасы – дуслык күпере

Ык елгасы – дуслык күпере

Ни гаҗәп, кайсы гына татар авылын алма, су буена утырырга тырышкан бабаларыбыз. Кайбер бәхетле авыллар, елга тамагына утырып, берьюлы ике бәхеткә тиенгән. Ике елга арасында утырганнары да байтак. Әйтик, Актаныш бистәсенә Сөн дә якын, Ык елгасы да янәшәдә генә диярлек.

Менә шул табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан, үзләре әйтмешли, республикабызда кояш нурларын беренче булып каршылый торган Актанышта якшәмбе көнне бик матур бәйрәм – өченче Ык буе авыллары Сабан туе уздырылды. Районныкы белән берләштерелгәнгәме, Ык буенда урнашкан күрше-тирә районнардан да кунаклар күп килгәнгәме, бик матур, бик күңелле үтте ул. Туймазы районының Төмә­нәк авылы янында узган беренче Ык буе авыллары Сабан туенда Башкортстан ягыннан, ягъни рәсми хакимиятләрдән Туймазы район хакимияте башлыгы урынбасары гына катнашса, бу юлы Татарстан ягыннан республикабыз Дәү­ләт Советы рәисе Фәрит Мө­хәммәт­шин, Башкортстан Республикасы тарафыннан республика Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисе Константин Толкачев килеп, җыен­ның дәрәҗәсен бермә-бер күтәр­де. Дөрес, кайбер тө­бәк­ләрдә әле дә бу бәйрәм­нең әһә­миятен аңлап бетер­миләр. Әйтик, Ык буенда урнашкан ундүрт районның унысыннан гына вәкилләр булып, дүртесеннән – Шаран, Биш­бү­ләк, Октябрьский, Бакалы районнарыннан күрен­мә­де­ләр. Хәер, Башкортстанның парламент башлыгы үзе катнашкач, ки­ләсе елда барча район­нар­дан да килерләр дип өмет итик.

Шунысы да мөһим: Ык буе авыллары Сабан туе алдыннан Актанышта галимнәр һәм төбәк тарихын өйрә­нү­челәр “Ык елгасы буенда кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары” дигән ике көнлек бө­тенроссия гыйльми-га­мәли конференциясе үткәрделәр. Ерак бабаларыбызның ничек яшәгәнен, ничек хуҗалык иткәнен күзаллау ягыннан гына түгел, алга таба ничек яшәргә, табигатебезгә зыян салмыйча, киләчәк буыннарга ничек тапшырырга дигән сорауга җавап эзләү ягыннан да бу конференция зур әһә­мияткә ия.

Сабантуй кунакларын сәламләп, бәйрәм тантанасын башлап җибәргән Актаныш район хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов та туган җиребезне, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез­не, телебезне, динебезне саклауның мөһимлегенә тукталды. “Әле менә 7 июнь көнне Сөн буе авыллары Сабан туе уздырып, бик матур башлангычка нигез салдык. Ык буе авыллары Сабан туе кебек ул да дәвамлы булсын, авылдан – авылга, төбәктән төбәккә күчеп дәвам итсен иде. Сабантуйлар, ата-баба­ларыбыздан калган гадәт буенча, язгы кыр эшләре тәмам­ланганнан соң, башкарылган хезмәткә йомгак ясап үткә­релә. Җир кешесенә, игенче­гә дан җырлый. Туган тел, газиз җир кебек бу матур бәй­рәм халкыбызның рухи бер­дәмлеген ныгыта. Районыбыз халкының 98 процентын татарлар тәшкил итә. Без дә туган телебезне сакламасак, кем саклар?! 2011 елдан сәләтле татар балалары өчен бездә интернат-гимназия эш­ләп килә. Анда чит илләр­дән дә килеп укучылар бар. Халкыбызның мирасын, мә­дәниятен, телен саклау буенча эзлекле эш алып барырга тырышабыз. Узган ел мөсел­ман гореф-гадәтләрен сак­лап калу, чын Сабантуй үт­кәрү буенча беренче адымнарны ясадык”, – дип чыгыш ясады ул.

– Ык елгасы буйлары элек-электән милләттәш­лә­ребез тупланып яшәгән төбәк булган. Хәзер дә шундый җир булып кала. Биредә җыелган барча халыкны республика җитәкчелеге исеменнән тәб­рик итәм. Актанышлылар элек тә сынатмады, хәзер дә зур уңышларга ирешеп тора. Сез күп тармакта беренче булып барасыз. Әле менә бер тәү­лектә 250 тонна сөт савып, күп районнарга үрнәк күрсә­тәсез. Рәхмәт сезгә! Татар, башкорт халыклары озак дәверләр, гасырлар буена бергә, дустанә, тату яши. Киләчәктә шулай булыр дип ышанам. Дуслык белән көчле без. Киләчәктә дә һәр халык үз гореф-гадәт­ләрен, телен саклап яшәсен иде. Киләчәктә дә бәйрәмнә­ребез шушылай матур-күр­кәм, бергә узсын, табыннарыбыз мул булсын!” – дип котлады олуг бәйрәмгә җыелган халыкны Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәт­шин.

– Без быел республикабыз оешуның йөз еллыгын зурлап билгеләп үттек. Бу елларда без татар халкының җитди, ныклы ярдәмен тоеп яшәдек. Республикабызда татар мәдәнияте көннәре булып узды. Ык буенда гомер сөрүче халыкларыбыз элек тә тырыш, бул­дык­лы булулары белән аерылып торды. Алар яхшы итеп эшлиләр дә, матур итеп бәйрәм итә дә беләләр. Башкортстан делегациясе исе­меннән бу дус­лык-кардәшлек бәйрә­мен­дә катнашу мөм­кин­леге бир­гәнегез өчен рәх­мәтемне җит­керәм, – дип белдерде үз чиратында бәй­рәмнең олы кунагы – Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев.

Менә бәйрәм сәхнәсенә Лениногорск районында татар атлары үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрит Нә­би­уллин чыкты. “Татар атлары үрчемле, ишле булсын иде”, – дип, ул район башлыгы Энгель Фәттаховка тай бүләк итте.

Сабантуй тәмамланып килгәндә, тәэсирләрен сорап, Бөтенроссия татар авыллары берләшмәсе рәисе, Башкортстанның күренекле татар эшкуары, Төмәнәктә беренче Ык буе авыллары Сабан туе уздырган Фәнир Галимовка мөрәҗәгать итәм. “Төмәнәктә уздырган Сабантуй бу ниятнең кечкенә генә җимеше булган икән. Былтыр Азнакайда аның дәвамын күргәч, моннан да артык булмый торгандыр дип уйлаган идем. Монда бөтенләй икенче. Актанышның чын татар районы икәне ерактан күре­неп тора. Актанышлылар бәйрәмне матур итеп уздыру өчен бик нык тырышканнар. Монда бик күп чыгым тотылгандыр. Әмма безнең бер­дәм­лекне ныгыту бөтен чыгымнарны аклый. Һичшиксез, татар дөньясының бер матур бизәгенә әйләнәчәк бу Сабантуй. Башкортстан ягы да бу бәйрәмнең киләчәген, әһәмиятен яхшы аңлар дип уйлыйм. Бу беренче чиратта гади халык өчен кирәк. Киләчәктә тагын да колачлырак булыр дип ышанам”, – дип сөйләде ул.

Ык буе авыллары Сабан туеның баш батыры исеменә быел Азнакай пәһлеваны Айдар Алтынбаев лаек булды. Татарстан Президентының махсус бүләген – җиңел машинаны жирәбә буенча Актаныш батыры Раил Сираев отты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*