tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үксезләр” фильмы “Тамашачы мәхәббәте”н яулады
“Үксезләр” фильмы “Тамашачы мәхәббәте”н яулады

“Үксезләр” фильмы “Тамашачы мәхәббәте”н яулады

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның әсәре буенча төшерелгән “Үксезләр” фильмы Казан Халыкара мөселман кинофестивалендә “Тамашачы мәхәббәте призы”н яулады. Фильмның режиссеры – Нурания Җамали.

Мәскәүдә, Татарстанның төрле шәһәрләрендә күрсәтелгән “Үксезләр” кинокартинасының чираттагы җиңүе турында Равилә Шайдуллина Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә узган әңгәмә барышында сөйләде. Студиябезнең кунагы белән яздырылган әңгәмәне якын арада безнең сайтыбызда күрә алачаксыз.

  • Повестьнең төп геройлары – 7 яшьлек ятим кыз бала һәм аның эте. Нәкъ «Золушка» әкиятендәгечә, кыз баланы үзенең ике кызын ияртеп килгән үги ана кыерсыта, үзе генә түгел, аның кызлары да ятимәгә начар мөнәсәбәттә. Әтисе авырып урын өстенә калгач, сабый көзге салкыннарда яраткан эте белән эт оясында яшәргә дә мәҗбүр була. Аның әбисенә адрессыз язган хаты иясенә килеп ирешкәч кенә кызны дачадан алып кайталар.

Төп рольне Казанның 2нче гимназиясендә укучы Таңсылу Хәсәнова уйный. Ул режиссер Нурания Җамали алып бара торган театр студиясендә шөгыльләнә. Геройларны театр артистлары башкара. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Әлфинур Хисамилар, Әлфия Хасанова да катнаша.

  • Равилә Шәйдуллина – югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казандагы ресторан һәм кафе хуҗасы. “Сихәтләнү”, “Ялантауга ай кунган”,”Алмагач дәресе”, “Батыр малай”, “Мүкләк белән Сөзгәк” һ.б. китаплар авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*