tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәк сере яратып яшәүдә
Йөрәк сере яратып яшәүдә

Йөрәк сере яратып яшәүдә

Киров өлкәсе татарлары конгрессы 15 февральдә калфаклы ханымнарны Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә “Йөрәк серләре” дигән чарада көтә.

“Яратып яшәү”, “Йөрәккә шифа” дигән сәхифәләр йөрәкләребезне аңларга һәм дәваларга ярдәм итсәләр, “Кояш” белән рәттән” дигәне май булып эретер – “Кояш” татар халык җыр ансамбле  күңелләребезне ачар.

Йөрәк серләрен ачуда эксперт итеп табиб чакырыла. Ә җыр дигәндә – үзебез эксперт. Күңел кылларына тия икән – шәп!

Шәмсия Хәлимова, “Ак калфак” оемасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*