tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөзгә якын татарстанлы шушы көннәрдә гомрә кыла
Йөзгә якын татарстанлы шушы көннәрдә гомрә кыла

Йөзгә якын татарстанлы шушы көннәрдә гомрә кыла

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә 74 кешелек беренче төркем Согуд Гарәбстанына 4 гыйнварда китте. «Turkish Airlines» авиакомпаниясе рейсы белән алар Казаннан Истанбулга, ә аннары Мәдинәгә очты. 6 нчы гыйнварда Татарстаннан 15 кешедән торган тагын бер төркем кече хаҗга китте. Әлеге төркемне Казанның «Динислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкли. Барлык дин кардәшләребез кече хаҗны Татарстанның бердәнбер рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”ның “Гомрә” программасы буенча башкара. Әлеге программа туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән бару-кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Татарстан хаҗилары Зөл-Хөләйфа җирлегендә ихрамга керделәр: өсләренә тукыма кисәкләреннән торган ак япмаларны урадылар һәм гомрә үтәргә ният кылдылар. Мөэмин-мөселманнар Мәдинәдән Мәккәгә автобусларда килделәр. Кече хаҗ кылу гамәлләрен башкару кагыйдәләре буенча, алар әл-Хәрәм мәчетендә Изге Кәгъбә тирәли 7 тапкыр әйләнделәр, аннары Сафа һәм Мәрва таулары арасындагы юлны уздылар. Гомрә кылганнан соң хаҗилар әл-Хәрәм мәчетендә намаз укуны дәвам итәләр, шулай ук Мәккәдәге истәлекле урыннарда булалар.

Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16 нчы гыйнварда кайтып җитәчәк. Согуд Гарәбстанына 26 нчы гыйнварда тагын бер төркемнең очып китүе көтелә.

“ДУМ РТ Хаҗ” үз эшчәнлеген алып бару өчен Россиянең Хаҗ миссиясе тарафыннан аккредитация узган һәм ул туроператорларның Бердәм федераль реестрына РТО 018911 номеры белән кертелгән. “ДУМ РТ Хаҗ” кече һәм олуг хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*