enrutat
Баш бит / ЮНЕСКОны Кол Гали ачты
ЮНЕСКОны Кол Гали ачты

ЮНЕСКОны Кол Гали ачты

4 – 7 сентябрь көннәрендә рес­публикабызда, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО­ның мәдәниятара аңлашу буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев хуплавында, мәдә­ния­тара аңлашуны алга сөрүче Казан җыены уздырылачак. Әлеге чараны оештыручы­ларның берсе – Казан мәдәният университеты профессоры, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, ”Европа-Азия” халыкара гуманитар академия президенты Энгель Таһиров белән очрашып, җыенның ничегрәк оештырылачагын сораштык.

– Татарстан-ЮНЕСКО мөнәсә­­­­­бәт­­лә­­­ренең тарихы 1983 елдан гына башлана дип исәпләнсә дә, моның тамырлары Милләтләр Лигасы кысасында барлыкка килгән Гаклый хезмәттәшлек комитетына барып тоташа дип уйлыйм мин. Тора-бара БМО каршында оештырылачак ЮНЕСКОны аның варисы дип әйтергә мөмкин. Татарстан Язучылар берлеге 1983 елны ЮНЕСКОга мәшһүр ”Кыйссаи Йосыф” әсә­ренең авторы Кол Галинең 800 еллык юбилеен үз календарена кер­түне сорап мөрәҗәгать итте. Үтене­чебезне канәгатьлән­дерделәр. Янә өч елдан соң без Габдулла Тукайның 100 еллыгын да шул календарьга кертүгә ирештек. Шулай итеп, әлеге мөхтәрәм халыкара оешма белән турыдан-туры багланышларга ке­рүебезгә – быел 35 ел.

Шулай адымнар ныгый башлады. 1994 елда ЮНЕСКО башлангычы белән Чаллыда ”Дөньяның яшь шәһәрләре” дигән халыкара конференция үткәрдек. Беренче чирканчык алу, бу җәһәттә тәҗрибә туп­лый башлау булды ул. Инде 1999 елны Казанда ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институтын оештырганга, әлеге халыкара оешманың ишеге ничек ачылганын, аның белән ни рәвешле хезмәттәшлек итү юлларын белә идем. Шуңа күрә 2000 елда Парижда, ЮНЕСКОның штаб-квартирасында Казанның мең еллыгына багышлап, зур күргәзмә уздыру әллә ни кыен булмады. Бу сәфәребездә без Татарстан белән ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлек итү турында килешеп кайттык. Мо­ңар­чы әлеге халыкара оешма мөс­тәкыйль дәүләтләрнең  хөкү­мәт­ләре белән генә хезмәттәшлек ит­кәнгә, алар өчен бер кызыклы, файдалы яңалык булды бу. Шулай итеп Татарстан ”ЮНЕСКО – дөнья төбәк­ләре” яссылыгында беренче тулы канлы хезмәттәшкә әйләнде.

Казанның мең еллыгы кысаларында ”Бөек Идел юлы” чарасын уздыруга әлеге халыкара оешма зур өлеш кертте. 2000 – 2005 елларда бабаларыбыз йөргән зур юлларны әйләнеп кайту насыйп булды. Мәдәниятара аңлашуга чакырган  дистәдән артык халыкара конфе­рен­цияләрне үзебездә генә түгел, Иранда, Мисырда оештыруга да ирештек. Шөкер, ел саен мондый күләмле чаралар уздырып булмаса да, БМОның – җитмеш еллыгына, ЮНЕСКОның җитмеш еллыгына да багышлап, үзебездә, Казанда конференция үткәрдек. Дәүләт акчасына уздырылса да, без бу кон­фе­ренцияләрне халык дипломатия­сенең бер чагылышы, әйтик, вузлар, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү чарасы, мәдәниятләрне үстерү, халыкларны рухландыру ысулы дип карыйбыз.

Быелгы җыенның бер яңалыгы шуннан гыйбарәт: КФУда эшлекле уен рәвешендә, әлеге оешманың ничек эшләгәнен, нәрсә белән шө­гыльләнгәнен күрсәтү өчен, ”ЮНЕСКО­ның Казан мо­деле” дигән чара узачак. Әле былтыр гына БМОның Казан моделен үткәргән идек.

Дөньяда халыкара оешмалар аз түгел. Әмма дәүләти, милли булмаган, байрагына бер тап та төшермәгән бер­дәнбер оешма калды. Ул да булса – ЮНЕСКО. Сәяси максатлар куймаганга, кем­гәдер өс­тенлек бир­мәгәнгә, халыклар көн­күр­ме­шен­дәге гаять киңкырлы мәcьә­ләләрне, әйтик, фән, мәгариф, әдә­биятны, бигрәк тә әхлакны кайгыртканга, үз итәм,  бик яратам мин аны. Гомумән, бу оешманы дөнья ха­лык­ларының рухи мәркәзе дип әйтсәң дә артык булмас. Конфе­ренциядә шул хакта чыгыш ясармын дип торам. Җыен кысасында ”Минтимер Шәймиев – ЮНЕСКО” дигән китапны тәкъдим итү булачак. Әлеге тәкъдим итү тантанасында  беренче Президенты­бызның мил­ләтебез­не дөньяда таныту эшенә керткән өлеше турында сөйләргә уйлыйм.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*