enrutat
Баш бит / Үзбәк милли театры Казанга килә
Үзбәк милли театры Казанга килә

Үзбәк милли театры Казанга килә

24-26 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Үзбәк академия милли драма театры (Ташкент ш.) гастрольләре үтә. Гастрольләр Үзбәкстан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла. 24, 26 сентябрь 19.00, «Язмыш сынавы», Кучкар Наркабил.

Әлеге драмада намус, мәхәббәт һәм игелеклелек төшенчәләре алга сөрелә. Спектакль герое Җәйрән-бобо образы — бүгенге көннең чын каһарманы. Әсәр һәркемне, бигрәк тә, яшьләрне Туган илебез алдындагы бурычыңны намуслы үтәргә чакыра: иң беренче чиратта үз эшеңә җаваплы карашта булырга өнди. Спектакльнең герое һәркемгә кыюлык һәм тәвәкәллек үрнәге була ала . 25 сентябрь 19.00, «Ана кыры»,Чыңгыз Айтматов.
Чыңгыз Айтматовның «Ана кыры» әсәре гади хатын-кыз язмышы хакында. Аның, зур сынаулар кичеп тә, үз өлешенә тигән бәхетсезлекләрне куып тарата алырдай чиксез бөек көче турында. Олы яшьтәге хатын, ана сугышта ирен һәм улларын югалта, үзе авыр яралана, тик төшенкелеккә бирелми, киң күңелле кеше булып кала ала. Карт Толгонай — ару белмәс тырыш хатын, зирәк һәм якты күңелле кеше… Гомеренең азагына җиткәндә ул, кырларга чыгып, җир ана белән сөйләшә башлый. Чөнки җир, хезмәт һәм гаилә аны бәхетле иткән байлыклар…

Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны Камал театры сайты аша kamalteatr.ru һәм кассадан алырга мөмкин: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 8(927) 446 45 42 pr@kamalteatr.ru (Илшат Латыйпов).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*