tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заманча драматургия бәйгесе
Заманча драматургия бәйгесе

Заманча драматургия бәйгесе

Конкурс перспективалы яшь авторларны ачыклау һәм театрлар өчен репертуар тәкъдимнәр даирәсен киңәйтүне максат итеп куя.

Язмаларны кабул итү вакыты 15 нче августка кадәр.

Нәтиҗәләр 2019 нчы елның сентябрь аенда игълан ителәчәк, истәлек дипломнар һәм 7000, 10000 меңлек акчалата бүләкләр авторларга тапшырылачак. Һәр номинациядә ике призлы урын. Шорт-листка эләккән пьесалар сентябрь азагында җәмәгатьчелек каршында укылачак.

Җәмәгатьчелек каршында укылганнан соң, җиңүче пьесалар арасыннан Экспертлар советы өч хезмәтне сайлап ала, алар алдагы этапка – 2019 нчы елның ноябренда сәхнәләштерелүгә узалар.

Номинацияләр исемлеге:
– “Иң яхшы пьеса” (Русия) 1 һәм 2 урын.
Автор Русия территориясендә яшәргә тиеш.
– “Татар телендә иң яхшы пьеса” (Бөтен дөнья)
Пьеса татар телендә язылган булырга тиеш, авторның яшәү урыны мөһим түгел.
– “Регионның иң яхшы пьесасы” ( Татарстан)
Автор Татарстан территориясендә яшәргә тиеш.

Бәйгедә катнашыр өчен гариза бирү тәртибе, башка мәгълүмат әлеге сайтта – http://centrpervii.info.

Кушымтаны йөклә һәм инструкция белән таныш!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*