enrutat
Баш бит / Җыр дәвам итә…
Җыр дәвам итә…

Җыр дәвам итә…

Меңьяшәр дигән исем йөрт­кәннәр дә мәңгелек түгел шул… Чәчелгән-сибелгән татар халкының горурлыгы Әлфия апабызның бакыйлыкка күчүенә инде бер ел узып китте. Шунысы сөенечле: аның җырлары, ул җыр­ларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды.

2000 елда Актанышта рай­он­күләмендә башланган җыр бәй­гесенең быел инде Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фес­тиваль-бәйге югарылыгына җитүе моңа үзе үк бер дәлил булып тора. 30 июнь-1 июль көннәрендә фес­тивальнең тө­бәкара туры нәкъ ме­нә Актанышта узуына һич тә га­җәп­ләнергә кирәкми. Әлфия апа­ның теленнән, җырын­нан төш­мәгән туган ягы, туган туфрагы лабаса.

Аның милләтебез алдында куйган хезмәтен сүзләр белән бәяләү мөмкинме соң?!. Үзе кызыл, төче сүзләрне яратмас иде, “кит әле, исәр сатып торма әле”, дип кул гына селтәр иде дә, ятим­лектә үткән балачагын, Җы­ра­кае­ның тау башыннан озатып калуын, артист хезмәтенең, юл ги­зүнең газапларын йә көлеп, йә күз яшь­ләрен сөртә-сөртә, кыйсса-кыйсса итеп сөйләп алыр иде…

Әлфия Авзалованы халык ничек бар – шулай: ачык йөзе, туры сүзе, гадилеге, чаялыгы, бар булмышы белән үз кызы итеп кабул итте. Урта һәм өлкән буын хәте­рендә аның ут янып торган шомырт күз­ләре, җор теле, пластинка тәлин­кәләреннән, сәхнә­дән агылган дәртле-моңлы җыр­лары бик озак сакланыр әле. Халыкның ихлас мәхәббәтен яулау һәр җыр­чыга да тәтеми. Эчкерсезлеге, күңел түрен­нән ургылып чыккан моңы белән үзенә тартамы ул? Аның җырла­рында – тулы бер мил­ләтнең сагышы, шатлыгы, фа­җигасе, үткәне, бүгенгесе чагыламы?

Әлфия апа белән бергә Салават концертында утырганым истә. Салават сәхнәдән: “Бүген залда минем икенче әнием дә бар әле”, – диюгә, урта рәткә түгәрәк ут яктысы төште. Яраткан җыр­чысын танып алгач, зал, урыныннан кубарылып, кул чабарга тотынды. Чын йөрәктән чыккан рәхмәт һәм сагыну хисләре шушы шашкын алкышларга сыйган кебек иде. Әлфия апа тыйнак кына баш иде дә: “Салават, әни димә инде, картайтасың бит. Сеңел­кә­шем генә дичәле”, – дип, гадәтенчә шаярып алды. Чаллы Сабан туенда да халыкның нәкъ шундый ихлас мөнәсәбәтенә тап булган идем. Рәт-рәт тезелгән эс­кәмия­ләр арасыннан Әлфия апа атлап менә. Тирә-юньдәгеләр, мәй­­дан­дагы тамашаны онытып, йот­лы­гып-йотлыгып легендар җыр­чыга төбәлделәр. Кемдер тер­сәге бе­лән күршесенә төртә: “Әнә Әлфия Авзалова!” Кемдер җыр­чының кулына кагылып ала, берәү аркасыннан сөеп өлгерә, берәү исән­ләшә, кемдер елмаеп баш кага… “Һи-и, әле син Петербург Сабан туендагы хикмәтне күрсәң! – диде Әлфия апа, бу хакта соңыннан сүз кузгалткач. – Уратып алдылар, мин сиңа әйтим. Барысы да автограф сорый. Кайсы паспортын, кайсы правасын, кайсы тәмәке кабы суза. Җитмәсә, һәрберсе, атымны яз, атымны яз, дип, исемен дә язарга куша. Арыдым дип ни­чекләр борылып китәсең инде…”

Ятим балачагында абзарда казлар белән бер табактан ризык бү­лешкән мәлләрен, өстәл клеенкасыннан тегелгән букча тотып, бе­рүзе детдомга юнәлүен, Актаныш урамындагы түгәрәк “тәлин­кә”дән яңгыраган бөтен җырлар­ны ятлап бетерүен, шулар канатында Казанга, җыр һәм бию ансамбленә ки­лүен, “консерватория бетермә­гән­сең, югары беле­мең юк”, дип үзәккә үтүләрен күз яшьләре аша көлә-көлә сөйли иде ул. Композитор Алек­сандр Ключаревны, аның: “Әл­фия – Актаныш туфрагыннан та­был­ган самородок ул”, – диюен горурланып, яратып искә төшерә иде.

“Эстрада концертында беренче тапкыр ялгызым гына җыр­лаганда, сүзләрен оныттым бит!

Безнең илнең егетләре
Сугышларда дан алды шул…

– дидем дә шуның белән шул. Күз чите белән генә баянчы Рокыя Иб­раһимовага карыйм, янәсе, әй­теп җибәрмәсме… Аннан өмет булмагач, телемә килгән беренче сүз­ләр­не куштым да җырлап бетердем:

Кояш килеп чыкты да 
Җир тишегенә кереп югалды-ы-ы…”

Әлфия апа үзе турында ачылып сөйләүдән читенсенми иде. Халык алдында кәгазьдән карап җырлау­дан да оялмады. Иң мө­һиме – бүгенге эстрада җыр­чы­ларының бик күбесе шикелле, фонограммага авыз ачып-ябып, тамашачысы алдында кәмит куймады, халыкны алдамады. “Аннан да кыен эш юк бит ул. Бүтәннәр ничек ялгышмый икән дим. Се­бердә салкын тигереп, нык кына ютәлли башлагач, бер-ике җирдә фонограммага кушылып караган идем. Җыр китә – авызым йомык кала. Авызым ачыла – җыр туктаган…” – дип үзе дә гаҗәпләнеп телгә ала иде.

Өенә кунакка барсаң, ни ашык­саң да, тиз генә чыгып ки­тәрмен димә. Берсе икенчесенә ялганган хатирәләр үзенә бәйли дә, Әлфия апаның авызына карап, дөньяңны онытканны сизми дә каласың. “Башына парик кигән, авызында хөкүмәт теше, диләр. Андыйларга чәчемне дә, тешемне дә йолкып-йолкып күрсәтәм, – дип көлеп ала да шкафны ачып, тезелеп торган даруларына ымлый. – Теге чир белән чирләгәндә, бөтен чәчем коелып беткән иде, яңадан үсте бит, бөдрәләнеп, матур булып үсте! Нык чирләдем бит, менә шушылар белән торам, җаны­каем!” Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, тормышка һәм җырга мәхәббәт, табибларның алтын кулы үзен яман шеш авыруыннан алып калгач, дөньяга кабаттан тугандай хис итә иде ул үзен.
…Хушлашам кошлар белән.
Алар минем хәлне белми,
Мин аларныкын беләм…
Бу җырны, нәкъ менә шундый авыр мәлләрендә, Свердловск шәһәрендә яшәүче дуслары иҗат итеп җибәрә Әлфия апага.

Шулай да гомер чикле, меңь­яшәр­ләр дә беркөн китеп бара. Оны­тылмас, үзәк өзгеч моң булып, ис­тә­лекләр, җырлар, дәвам­чылар кала…

Аңа багышланган җыр бәй­рәме дә үзе шикелле ихлас, ачык йөзле, гади һәм… гали иде. Залда урындык­ларга гына сыймаган, рәт-рәт булып басып караган тамашачы, сәхнәдә, экранда Әлфия апа­ның сурәте пәйда булганда да, аның тавышы ишетелгәндә дә, “Кәккүк”, “Гөлҗамал”, “Сакмар су” кебек җырлары таланты яшьләр тарафыннан яңгыраганда да аһ итеп, сулышсыз булып тыңлады. Югары дәрәҗәдә, затлы һәм зыялы итеп оештырылган бәйрәм барышында вакыт исәбе онытылгандай иде.

Жюрида Салават Фәтхет­ди­нов, Венера Ганиева, Риф Гатауллин, Рабит Батулла, Илфак Иб­ра­һимов, Гап­терәүф Нуриев, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъ­мәтҗанова һәм башкалар булып, алар ике көн дәвамында яшь­ләрнең җыр, нәфис сүз, бию буенча осталыкларына бәя биргәннәр. Сүз дә юк, 230лап кеше арасыннан җиңүчеләр санаулы гына була ала. Нәкъ менә алар гала-кон­цертта сәхнә тотты да инде. Башкортстан һәм Татарстанның төр­ле районнарыннан килгән яшь талантлар диплом һәм бүләкләргә генә түгел, көз көне халыкара бәйгедә катнашу хокукына да ия булдылар.

2014 елда Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран-при иясе Алсу Нургалиева истәлегенә махсус приз булдырылган иде. Алсуның әнисе, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ул бүләкне Ак­танышның тагын бер моң иясенә гаилә исеменнән тапшырды.

Ә менә быелгы бәйгедә төп бүләкне яулаучы табылмады. Шулай, Тукайларны, Әлфияләрне, Илһамнарны гасыр үзе, берәмләп кенә тудырадыр шул.

Район башлыгы Энгель Фәт­тахов, җиңүчеләргә тәбрик сүзе җиткергәндә, Актанышның йөзек кашы булган Әлфия апабыз белән горурлануын да, аңа бәйле хати­рәләрне дә искә төшерде: “Әлфия апаның рухы алдында күңелем чис­та, соңгы көненә кадәр аралашып яшәдек, гомере өзелергә санаулы минутлар калганда да больницада, аның янында булдым”, – диде.

…Үз җырларының яшьләр телендә тибрәлүен, фестивальнең нәкъ менә Актанышта узуын Әлфия апа үзе дә шаян гына елмаеп, бакыйлыктан күреп-күзәтеп торадыр шикелле. “Җырым тагын халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән”, – дип, рухы сөенәдер…

Айгөл Әхмәтгалиева

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*