tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр һәм бию дәүләт ансамбле тамашачысы хормейстер Венера Гәрәеваны аягүрә алкышлады
Җыр һәм бию дәүләт ансамбле тамашачысы хормейстер Венера Гәрәеваны аягүрә алкышлады

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле тамашачысы хормейстер Венера Гәрәеваны аягүрә алкышлады

Камал театры залы ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты барганда коллективның хормейстеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәеваны аягүрә торып алкышлады.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең быелгы концертының беренче бүлеге коллективның беренче солисты Разия Тимерханова истәлегенә багышланса, икенче бүлектә ансамбль үзенең хормейстеры Венера Гәрәеваны зурлады. Аны юбилее белән ансамбль җитәкчелеге – Юрий Жуков, Айрат Хәмитов, бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров котлады.

Концерт кысаларында ансамбльнең “Халык җәүһәрләре” аудиоальбомы да тәкъдим ителде.

“Венера Хәсәновнаны зурлаулары, аягүрә алкышлауларына бик сөендем. Ул халык мәхәббәтенә лаек шәхес. Аның укучылары бөтен дөнья буйлап сибелгән”, – диде Венера Гәрәеваның укучыларының берсе, музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова концерттан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Венера Гәрәева 1961 елдан ансамбльдә эшли, 1972 елдан – коллективның хормейстеры.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176954/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*