tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 13)

Архив за месяц: Июнь 2014

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара

Русиядәге татар дин әһелләре тиздән Казанга җыелачак. Анда мәчетләрдә ана телебезне саклау кебек мәсьәләләр дә күтәреләчәк.

Дәвам »

Рөстәм Мингалим вафат

Бүген язучылар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимне соңгы юлга озата. Шагыйрь, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм ...

Дәвам »

Дуслык учагы сүнмәсен

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән, барлык катнашучыларга сәламләү хаты, шундый олы чарны 49 ел буена уздырып килүләре, милләтләр дуслыгы турында кайгыртулары, толерантлы яшьләр тәрбияләүдә өлеш кертүләре өчен оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Дәвам »

Балалар көненә багышлап

Шук малайлар. Нәни генә шук малайлар Таганда атыналар. Чиратлашып урын алып Һаваларга очалар. Күккә менеп елмаялар, Кояш чыга йөзләрдә Язны кайтарып бирәләр Безгә салкын көзләрдә. Сабый шатлыгы тулы Мәктәбем бүлмәләре. Шуңамы икән яшь була Укытучы күңелләре. Гафиятуллина Фәнузә Госман кызы, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы Әдел белән Күбәләк Уйнаганда бакчада Әдел күбәләк күрде. Кулын сузып аңарга -Әйдә, сөйләшик,- диде. ...

Дәвам »

Балаларга бәйгеләр…

 peduspeh.ru  интернет сайты бисер белән мавыгучылар өчен яңа бәйге игълан итте. Ул “Бисер остасы” дип атала. Бәйге  “Дом книги” кибетләр челтәре  белән берлектә уздырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр, дипломнар, рәхмәт хатлары көтә. Тулырак мәгълүматны безнең сайтыбызда таба аласыз.  Барыгызны да бәйгедә көтеп калабыз! peduspeh.ru интернет сайты

Дәвам »