tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 9)

Архив за месяц: Июнь 2014

Казахстан балалары Казанны сурәтләде

Казахстанның Астана шәһәрендә Татарстан башкаласы Казанга багышланган сынлы сәнгать бәйгесе үткәрелде. Әлеге иҗади бәйге 2014 елда “Казан – төрки дөньяның башкаласы” итеп игълан ителүе уңаеннан Казахстан балалары һәм яшүсмерләре арасында оештырылды. Кабул итү комиссисенә 7–14 яшькәчә балалардан Татарстан тарихы һәм мәдәниятенә, борыңгы Казан каласына багышланган барлыгы 300дән артык хезмәт кабул ителде. Җиңүчеләрне 7 июньдә Астананың өр-яңа “Мәктәп укучылары иҗат сарае”нда ...

Дәвам »

“Дөнья” студиясендә кунакта -Марат Әхмәтов

“Дөнья” студиясендә кунакта – Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов. Әңгәмәбез – Сабантуй, туган як, авыл тормышы турында.

Дәвам »

Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр

7-8 июньдә Новосибирски каласында Себер федераль округы татар оешмалары лидерлары җыелышты. Беренче көнне Себер федераль округына кергән 8 төбәгендәге татар оешмаларыннан делегатлар I съездларын үткәрделәр. Бу чара аларның үзара эшләрен координацияләү өчен оешма төзү максатыннан уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Дамир Исхаков әйтүенчә (ул үзе дә съездта булды), мондый оешма Себер федераль округына бик кирәк. Ник дигәндә, әлеге округка кергән ...

Дәвам »

Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр

Бөекбритания башкаласында UCL Лондон университеты территориясендә Сабан туе бәйрәме узды. Милли бәйрәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм Берләшкән Корольлекнең Татарлар ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин тарафыннан Саба туе флагын күтәрүдән башланды. Үзенең сәламләү сүзендә РФнең Бөекбритания Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко Россия этномәдәниятен тарату аша мәдәни багланышның мөһимлеген билгеләп үтте. Шундый матур чараларның ...

Дәвам »

Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды

7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның уникенче тапкыр Сабан туе узды. Шушы вакыйга турында Прагадан журналист Ландыш Харрасова хәбәр иткәнчә, шимбә көнне төш вакытында бирегә Чехиядән генә түгел, ә Германия һәм Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 300ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, төрекмән, үзбәк, рус халыклары һәм башка милләт вәкилләре ...

Дәвам »