tatruen
Баш бит / 2014 / Июнь (страница 4)

Архив за месяц: Июнь 2014

Казанда татар мәхәлләсе проблемалары турында фикер алышачаклар

24 нче июнь, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Татар торак пунктлары һәм мәхәлләләре: яңартылу тарихы һәм проблемалары” темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Дәвам »

Татар Казанга ни өчен күчә?

Казанга төрле төбәкләрдән күчеп килеп, монда үз язмышларын тапкан, милли мәдәнияткә хезмә иткән Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ. Такташ, Н.Җиһанов, Х.Бигичев традицияләре әле дә дәвам итә.

Дәвам »

“Ак калфаклы” Буалылар

Буа шәһәре  “Туган якны өйрәнү” музеенда “Ак калфак”татар хатын-кызлары клубы үзенең чираттагы мәҗлесен җыйды. Дин белгече, Соц.яклау бүлеге җитәкчесе, Загс мөдире, табибә, мөгаллимә, абыстай, китапханәче, җырчы, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, шагыйрә һ.б.зыялы ханымнарны туплаган клубның эшчәнлеге бүген аеруча дустанә, бердәм, күңелле булып узды. Чәй өстәле артында бүгенге көндә татар хатын-кызының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урыны ...

Дәвам »

Журналистлар белән очрашу

Кичә, 19 нчы июнә көнне,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе,  Ринат Зиннур улы Закиров Россия Федерациясе төбәкләрендә  эшләүче татар  журналистлары белән очрашты.  Очрашуда  халкыбызның күренекле шагыйре Равил Фәйзуллин, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Мәдинә Маликова кебек язучылар да бар иде.  Алар телебезне, милләтебезне сакларга,    чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да поэзия, проза әсәрләрен җиткерүнең  төрле юлларын уйларга кирәклеге турында сөйләделәр. ...

Дәвам »

Полигонда намаз укый торган чатыр корганнар

Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев танк полигонында корылган намаз укый торган палаткада булды. Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә армия хезмәтенә чакырылучылар белән очрашулар уздыралар. Бу очрашулар вакытында хәзрәтләр яшьләргә Ислам кыйммәтләре хакында сөйлиләр. dumrt.ru

Дәвам »

Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса

Быел көз Казанның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларны кабул итәргә әзерләнә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән сафка баса. Үзенчәлекле бакча мөдире Алсу Хафизова сүзләренә караганда, биредә балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен танышачак. Бакчага төрле милләт балалары кабул ителә һәм тәрбия эшләре башлангыч гомуми белем һәм ...

Дәвам »