2012 елның 19 июлендә явызларча атып үтерелгән дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Вәлиулла Якупның дини һәи милли татулык турындагы фикерләре хәзер дә актуаллеген югалтмый. Аның белән журналист Римзил Вәли сөйләшкән иде.
Дәвам »Архив за день: 09.10.2014
ШОС саммиты көннәре билгеле булды
Ул 2015 елның 9-10 июль көннәрендә Башкортстан республикасның башкаласы Уфада узачак.
Дәвам »
СЕМБЕРДӘ КОРБАН БӘЙРӘМЕ
Сәхнәдән халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, Губернатор Сергей Морозов халык белән аралашырга да вакыт тапты
Дәвам »
Эстония татарлары Корбан гаетен каршы алдылар
4 октябрьдә Эстониядәге Ида-Вирумаа шәһәрендә яшәүче һәм Кохтла-Ярве, Йыхви, Силламяэ, башка якын тирәдәге волостьләрдән милләттәшләребез мәдәни үзәк бинасында бәйрәм намазы кылдылар. Ратип хәзрәт Камалов Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. Икенче көнне татарлар бәйрәм табыны янына җыелдылар. Ратип хәзрәт вәгазь сөйләде. Ида-Вирумаа шәһәренең милли азчылыклар белән эшләүче идарә башлыгы Александр Дусман бәйрәм белән котлады, татарларның җәмгыятьтә тоткан уңай урынын билгеләп үтте.
Дәвам »
Кокшетауда татар җыры концерты узды
Яшь башкаручылар Илдар Сисанбаев Петропавловскидан, Казаннан Азат Фазлыев һәм Рузилә Хайрединова гастроль турларының беренче чыгышын Казахстандагы Кокшетауда ясадылар. Татар җыры кичәсе күптән түгел ачылган Дуслык йортында узды. Илдар Кокшетау халкына күптән таныш, биредә аның концерт биргәне дә бар, Сабантуйларда да катнашып килә. Бу юлы Азат һәм Рузилә белән берлектә алар 26 татар җыры композициясен тәкъдим иттеләр. Азат Фазлыев нәфис сүз ...
Дәвам »
Мәдәнияткә багышланган гомер
Аның башкаруында җырларны Тубыл тамашачысы, районның рус һәм татар авылларында җырга–моңга сусаган якташларыбыз көтеп ала
Дәвам »
Татарстанның Җыр-бию ансамбле “Аулак өй”гә чакыра!
"Аулак өй" - элегрәк татар авылларында киң таралган кич утыру формасын ансамбль музыкаль кысаларга салып күрсәтә.
Дәвам »