tatruen
Баш бит / 2015 (страница 28)

Архив за год: 2015

Казанда Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст куелачак

Кәрим Тинчурин истәлегенә Казанда бюст урнаштырылачак, төгәлрәге, ике бюст. Аның берсе К. Тинчурин урамындагы скверда булса, икенчесе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының фойесында куелуы ниятләнә.

Дәвам »

XI Халыкара мөселман киносы фестивале

Быелгы конкурс программасында 25 илдән җәмгысе 51 фильм катнашачак. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.

Дәвам »

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли. Яңа сезон исә Шамил Фәхретдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле белән ачыла.

Дәвам »

“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

5 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестивале кысаларында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Дәвам »