“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Пермь крае Барда районы һәвәскәрләре катнашында “Безнең милли-мәдәни мирасыбыз” дигән концерт гөрләде. Милләттәшләребезнең әлеге концерты Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында узды.