16-18 майда Уфада һәм Бүздәк районында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Аерым алганда, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан халыклары ассамблеясеннән һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясеннән мәртәбәле делегацияләр, төбәк автономиясенең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасарлары, татар теле укытучылары, башка рәсми вәкилләр катнашлыгында оешманың киңәйтелгән утырышы үтәчәк. Кунаклар өчен шулай ук бай мәдәни программа каралган. Атап әйткәндә, алар Уфаның тарихи урыннарына һәм музейларына экскурсия кылачак, кунаклар шулай ук Бүздәк районының Таулар авылындагы татар мохите белән танышачак, район үзәгендә менә инде берничә ел киң колач белән үтеп килүче “Бәлешфест” фестивалендә катнашачак.
Тәүге түгәрәк юбилеен Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе нинди эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурыч-максатлар белән каршы ала? Киңәйтелгән утырышта җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек алдында нинди мәсьәләләр үзәккә чыгарылачак? Гомумән, автономия бүген нинди рухи-мәдәни тормыш белән яши? Шушы һәм башка сораулар белән без Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Әмир кызы Үтәшевага мөрәҗәгать иттек.
— Римма Әмировна, гәзит укучыларны иң тәүдә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, аның бүгенге составы һәм эш даирәсе белән таныштырып китү урынлы булыр сыман?
— Безнең оешма “Милли-мәдәни автономияләр турында” федераль закон кысаларында 2009 елда оеша. Уставка ярашлы, гаилә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә булышлык итү, татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү аның төп эшчәнлек даирәсе булып тора. 2012 елдан алып Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясен мин җитәклим. Һәм, әйтергә кирәк, шушы вакыт эчендә без Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе составында иң эре оешмаларның берсенә әверелдек. Эш башлаганда автономиянең берничә район һәм шәһәрдә генә урындагы бүлекчәләре булса, бүген алар саны 49га җитте. Иң мөһиме, аларның барысы да гомум милләт мәнфәгатендә һәм власть органнары, башка милли, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.
Оешма Советының бүгенге идарә составы да бик көчле дияр идем. Автономия Советы рәисе һәм аның урынбасарлары барысы да фән кандидатлары, иҗтимагый һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә җаваплы вазыйфалар били. Автономия Советы каршында эшләп килүче Туган тел һәм әдәбият, мәгариф һәм фән буенча; Мәдәният һәм татар халкының рухи мирасы буенча; Милли традицияләрне саклау һәм үстерү, гаилә һәм яшьләр белән эш буенча; Производство эшчәнлегенә, малтабарлыкка һәм хәйриялеккә булышлык итү буенча; Иҗтимагый оешмалар белән эш һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссияләр составына да Башкортстанда киң билгеле, эшлекле, талантлы, булдыклы милләтпәрвәрләр тупланган. Шуңа, Аллаһка шөкер, эш нәтиҗәләребез дә йөз кызарырлык түгел, кайсы гына өлкәне алсак та күрсәтерлек казанышларыбыз, республика, хәтта ил күләмендә танылу алган матур проектларыбыз бар.
— Алар белән дә якыннанрак танышып үтик әле. Гомумән, автономия соңгы чорда ирешкән казанышлардан, мөһим эшләрдән нәрсәләрне атап үтәр идегез?
— Югарыда әйтеп үтүемчә, Уставка ярашлы, автономиянең төп эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге колачлы проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Әлбәттә, бер мәкаләдә генә бу юнәлештә без башкарган барлык эшләрне барлап үтү мөмкин дә түгелдер. Шулай да берничә эре проектка аерым тукталып үтәм.
Шуларның берсе — “Гаилә учагы” конкурсы — исеменнән үк аңлашылуынча, җәмгыятьтә гаилә институтын ныгытуга, татар гаиләләрендә телне, гореф-гадәтләрне саклауга, аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә юнәлтелгән. Без ни өчен бу проектны башладык? Чөнки, сер түгел, бүген күпчелек татар гаиләләрендә туган тел онытылып, тәмам юкка чыгып бара. Гамәлдәге законнарга ярашлы, һәр балага мәктәптә туган телен уку, өйрәнү мөмкинлеге бирелә, ата-ананың гариза язуы гына кирәк. Беркем дә беркемгә бу мәсьәләдә каршы төшми. Ә ата-ана нишли? Янәсе мәктәптә балага болай да йөкләнеш зур дип, нарасыен урыс сыйныфына биреп кайта. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки татар гаиләләрендә бүген миллилек, милли рухи аксый. Алар өйдә дә урыс телендә аралаша, милли басмалар яздырып укымый, милли театрларга йөрми. Нәтиҗәдә үз телен белмәгән буын үсә. Безнең проект исә, милли рух көчле булган гаиләләрне ачыклап, данлау, алар үрнәгенә башкаларны да җәлеп итү, шул рәвешле гаиләдә туган телнең, гореф-гадәтләрнең саклануына булышлык итү максаты куя. Әйткәндәй, Борай районында башлангыч алган әлеге проект бүген инде дистәләгән районны колачлады һәм елдан-ел халык арасында киңрәк популярлык яулый. Димәк, без дөрес юлда.
Мәгариф өлкәсендәге күпсанлы проектларыбыз да, нигездә, нәкъ шушы максатларны алга куя. Мәсәлән, ел саен үтүче “Тукай моңнары” республика конкурс-фестивалендә Башкортстанның барлык төбәкләреннән диярлек укучылар катнашып, төрле телләрдә бөек әдибебез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйли. Әйткәндәй, быелдан башлап бу конкурсның финал этабы мәгърур Габдулла Тукай һәйкәле каршы алган Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” республика конкурсы барышында исә укучылар әлеге өч бөек әдип әсәрләре буенча рәсем төшереп, аларның әдәби мирасын үзләренең һәм халык хәтерендә ныгыта. Быел ул октябрьдә үтәчәк һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланачак. Аңа кадәр исә быел урыс әдибе Александр Пушкинның туган көнендә — 6 июньдә аның 220 еллыгына багышланган зур әдәби-мәдәни чара узачак. Күренүенчә, бу проектларыбыз да бай рухи мирасыбызны яшь буынга җиткерүгә, аны алар арасында киң пропагандалауга юнәлтелгән.
Мәдәният өлкәсендәге “Ике аккош” республика җыр һәм музыка фестивале, “Җиз кыңгырау” һәм “Бәлешфест” фольклор бәйрәмнәре дә халык арасында киң танылу алырга өлгерде. Мәгълүм булуынча, аларның тәүгесе Башкортстан сәнгатенең йөзек кашы булган Фәридә Кудашеваның һәм Бәхти Гайсинның бай иҗади мирасын саклау, киләчәк буыннарга җиткерү максаты куя. Шушы максатта тәүдә һәр ике сәнгать әһеленең туган төягендә — Чишмә һәм Авыргазы районнарында —үзешчән артистлар һәм музыкантлар алар әсәрләрен башкаруда бәйге тота. Финалга үтүчеләр республика этабына чыга һәм Уфа сәхнәсендә үз көчен сыный. 2020 елда без бу бәйгене аеруча киң колач белән үткәрергә җыенабыз. Киләсе ел бәйгесе Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллыгына багышланачак һәм дәүләт дәрәҗәсендә яңгыраш алачак. Аның финал өлешен исә, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткәрергә планлаштырабыз, шунлыктан булачак конкурсантлар мәртәбәле бәйгегә инде бүгеннән җитди әзерлек башласыннар иде.
Югарыда телгә алынган фольклор бәйрәмнәренә килгәндә исә, аңлашылуынча алар гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау, яңа буынга җиткерү максаты куя. Әйткәндәй, “Бәлешфест” фестивален безнең унъеллык юбилейга чакырылган кунаклар да карап, аңа бәя бирә, иң зур бәлешләрнең берсеннән авыз итә алачак.
Әлбәттә, болар белән бергә татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, фольклор буенча гыйльми китаплар, кулланма әсбаплар, укыту пособиеләре язып, төзеп, нәшер итү, Уфада беренче татар якшәмбе мәктәбен эшкә кушуга булышлык итү, “Туган тел” телевидение каналында халык җанлы милләттәшебез, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең турыдан-туры ярдәме белән татар телендә “Балкыш” тапшыруы алып баруыбыз, башка эшләребез турында да тәфсилләп сөйләргә булыр иде. Әмма әлегә җитеп торыр.
— Шулай да иң мөһим казанышыгыз, мөгаен, ул Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршына урнаштырылган бөек әдибебез Габдулла Тукайга һәйкәлдер…
— Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл проектын тормышка ашыруда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең хезмәт өлеше, әлбәттә, зур булды. Әмма бу безнең генә казаныш дисәк, дөрес булмас иде. Мәгълүм булуынча, беренче булып әлеге башлангыч белән “Кызыл таң” гәзите чыкты. Тәүдә гәзиттә күренекле әдип Ирек Киньябулатовның шушы мәсьәләне күтәргән мәкаләсе дөнья күрде, аннары редакция түгәрәк өстәл үткәрде. Без бу башлангычны күтәреп алдык һәм менә җиде ел дәвамында барлык тиешле эш процессларын үтеп, быел һәйкәл проектын ахырына җиткерә алдык. Биредә, әлбәттә, иң зур рәхмәтебезне Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка җиткерәсе килә. Нәкъ ул республика җитәкчелегенә килгәннән соң әлеге процесс тизләнеш алды. Әйткәндәй, һәйкәлне Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында ачу тантанасында Радий Фәрит улы чыгыш ясап, Уфаны үз иткән Тукайга һәйкәл, һичшиксез, республика башкаласында да булырга тиеш дигән сүзләр җиткерде. Кыскасы, беренче чиратта республика җитәкчелегенең мәсьәләгә шулай җитди килүе нәтиҗәсендә дияргә кирәк, һәйкәл проекты быел тиз арада тормышка ашырылды. Киләчәктә исә без Шәехзадә Бабичка, Башкортстанның башка күренекле кешеләренә дә Уфада һәйкәл кую башлангычы белән янабыз һәм бу эшләр дә җитәкчелектә хуплау һәм яклау табар, дигән өметтә калабыз.
— Римма Әмировна, югарыда Сез Тукайга һәйкәл урнаштыруга бәйле республика җитәкчесенең зур ярдәмен сызык өстенә алдыгыз. Гомумән, республиканың дәүләт власте органнары белән автономия бүген ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнештә эшли? Башка иҗтимагый, милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итәсезме, алар сезгә терәк-аркадашмы?
— Без тәүге көннән үк власть белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып баруны төп өстенлек итеп билгеләдек. Бу аңлашыла да. Чөнки власть та, без дә бер максатта эшлибез. Аерым алганда, автономия, гаиләне яклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә үткәрелгән дәүләт сәясәтен тагы да нәтиҗәлерәк һәм үтемлерәк итеп тормышка ашыруга булышлык итә. Һәм без бу җәһәттән, чыннан да, республика Башлыгы Хакимиятенең, Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Хөкүмәтнең, төрле министрлык һәм ведомстволарның, район һәм шәһәр хакимияте башлыкларының һәрдаим ярдәмен тоябыз. Аеруча Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Уфа шәһәре хакимияте, татар халкы күпләп яшәгән районнар хакимиятләре белән тыгыз бәйләнештәбез. Шулай ук, Башкортстан халыклары ассам-блеясе, Дуслык йорты, урыслар Соборы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, башка иҗтимагый оешмалар белән дә һәрвакыт бер йөгәндәбез. Форсаттан файдаланып, аларга зур рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә.
Татар оешмаларына килгәндә, әлбәттә инде, тәү чиратта, Русия Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе җитәкчелегендәге Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе безнең төп терәк-таянычыбыз да, кирәк вакытта яклаучыбыз да, күпчелек проектлар буенча исә эшлекле партнерыбыз да булып тора. Башкортстандагы татар оешмалары белән дә тыгыз бәйләнештәбез. “Берлек”, “Сәхибҗамал”, “Ак калфак” оешмалары, Башкортстан татарлары конгрессы һәм башка партнерларыбыз оештырган чараларда мотлак рәвештә без, без оештырганнарында мотлак алар катнаша. Алай гына да түгел, зур проектларны тормышка ашырганда мотлак без бер-беребезгә ярдәм дә итәбез. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки без уртак эшне башкарабыз — Башкортстанда яшәүче татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын кайгыртабыз.
Дөрес, безне лозунглар күтәреп чыкмауда, мәйданнарда системага каршы тәнкыйть сүзләре кычкырмауда гаепләүчеләр дә бар. Бу безнең эш алымы түгел, аннары республикада моның өчен сәбәп тә юк. Андыйлар безгә юлдаш түгел. Безнең эш алымы — халкыбыз мәнфәгатендә анык эшләр башкару.
— Хәер, 16-18 майда үтәчәк юбилей чараларына әйләнеп кайтыйк. Анда килүчеләрне нинди эшлекле һәм мәдәни программа көтә?
— Эшлекле программа 16 майда Дуслык монументына, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәк салудан башланачак. Бу көнне кунаклар шулай ук Уфадагы дистәләгән тарихи урынга, шул исәптән Мәҗит Гафуринең йорт-музеена, 1912 елда Уфада булганда Тукай тукталган Свердлов урамындагы 98 санлы йортка, Башкортстанның милли музеена экскурсия кылачак.
17 майда исә иртәнге якта Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы утырыш үтәчәк. Биредәге эшлекле очрашудан соң чара Бүздәк районында дәвам итәчәк. Монда кунаклар тәүдә районның Таулар авылында рухи-мәдәни тормыш, милли мәктәп эшчәнлеге белән танышачак, арытаба район үзәгендә кичкә кадәр “Бәлешфест” фольклор бәйрәмендә күңел ачачак.
Әйтергә кирәк, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе составындагы төбәк автономиясе юбилее беренче тапкыр гына шулай югары дәрәҗәдә билгеләнми. Моңа кадәр, мәсәлән, миңа Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Кырым Республикасы, Новосибирск өлкәсе татарлары автономияләренең шундый юбилейларында булырга туры килде. Федераль автономия җитәкчелегеннән шундый тәкъдим булып, әлеге башлангыч белән республика җитәкчесе Радий Хәбировка хат белән мөрәҗәгать иткәннән соң, ул шунда ук безнең тәкъдимне хуплады һәм тиешле дәүләт органнарына ярдәм күрсәтергә боерды. Шул рәвешле бүген Уфада тәү тапкыр Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән һәм Башкортстанның 49 районыннан һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләрне кабул итәбез. Бу җәһәттән автономиянең 10 еллык юбилей чаралары Башкортстан татарлары үсешендә мөһим нәтиҗәләр, яңа эшлекле башлангычлар һәм проектлар белән билгеләнер дигән теләктә калам!
— Без дә Сез ниятләгәннәрнең барысы да тормышка ашуын телибез. Автономиянең юбилее белән һәм уңышлар Сезгә!
Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште