Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Шәрык әкиятләре» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә –натюрмортлар, табигать күренешләре, портретлар. әкияти хатын-кыз образларын чагылдырган рәсемнәр урын алган. Рәссам хезмәтләрендә декоратив сәнгать милли бизәкләр белән үрелеп бара.
Әнвәр Сәйфетдиновның эшләреннән торган күргәзмә 3-нче мартка кадәр дәвам итә. Габдулла Тукай әдәби музеена рәхим итегез.