tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәңгелеккә кала торган альбом

Мәңгелеккә кала торган альбом

Тарихи мирасны бергәләп барлыйлар. Мамадыш районының туган төбәкне өйрәнү музеена «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән яңа альбом  тапшырылды. Ике томлы тарихи материллар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тарафыннан җыелган.

Мамадыш муниципаль районы территориясе ягыннан республикада иң зуры. 129 авылда 30 меңгә якын кеше яши. Аларның һәркайсы үзенең кече ватанын данлый. Юкка чыккан авыллар да бар. Әмма аларның тарихы авыл халкы хәтерендә яши.

 Степан Спиридонов, Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе

 Мамадыш районы тарихы белән хәзер һәркем таныша ала. Альбом шәһәрдәге туган төбәкне өйрәнү музеена мәңгелек саклауга тапшырылды.

 Минзилә Садриева, “Туган төбәкне өйрәнү музее” директоры

Якын киләчәктә альбомны электрон форматка да күчерергә җыеналар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*