tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Ядкәр” генеалогик порталын тәкъдир итү чарасы узды
Актанышта “Ядкәр” генеалогик порталын тәкъдир итү чарасы узды

Актанышта “Ядкәр” генеалогик порталын тәкъдир итү чарасы узды

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» дип аталган шәҗәрәләр порталын туплауны Актаныштан башлый.

«Актаныш районы бөек шәхесләре белән данлыклы. Проектны Актаныштан башлау очраклы түгел. Әлеге проектка беренче булып Минтимер Шәймиев фатихасын бирде. Шәҗәрә төзү Татарстанның көнчыгышы өчен аеруча актуаль.

Бүгенге көндә иң мөһим эш — авылда яшәүче һәркемнең “персональ мәгълүматны кулланырга ярый” дигән ризалыгын алу. Күп очракта авыл халкы берничә нәселгә килеп тоташа. Берсе ризалыгын биреп, икенчесе бирмәсә, эзләнү авырая.

Авылның шәҗәрәсе бер мәртәбә тулысынча төзелсә, аннары һәркем үз шәҗәрәсен порталдан бушлай күчерә алачак.

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*