tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир – Россия капитаны
Дамир – Россия капитаны

Дамир – Россия капитаны

Хоккей буенча Россия җыелма командасының тренерлар штабы 11-14 февральдә Швециядә үтәчәк Евротурда чыгыш ясаучы хоккейчыларыбызның капитаны итеп Түбән Новгородның “Торпедо” һөҗүмчесе, өчкүлле якташыбыз Дамир Җәфәровны сайлады. Бу – безнең өчен тарихи вакыйга, чөнки моңа кадәр СССР чорында да, әлеге Россиядә дә илебезнең хоккей җыелма командалары капитаннары итеп милләттәшләребезнең билгеләнгәннәре юк иде. Дамир Равил улының бу казанышы белән якташлары гына түгел, ә Россия буйлап сибелгән бар татар халкы горурланырга хаклы. Ул үзенең исемен быел өлкә хоккей тарихына иң яхшы бомабрдир буларак язып калдырды инде. Хәзер беренче рольләрдә илебез данын Европада яклаячак.

5 февральда без Түбән Новгородта “Торпедо” белән Мәскәүнең “Динамо” командасы уенын карадык. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, билетларны безгә Дамир бүләк итте. Шунда аның әтисе Равил әфәнде белән дә күрешеп сөйләштек. “Бу сезонда Дамирны “Торпедо”да калырга губернатор Глеб Сергеевич Никтин үзе күндерде. Кайбер хоккей белгечләре аңа Дамир урынына ике уенчы алу мөмкинлеге барлыгы турында киңәш иткән. Әмма Глеб Сергеевич Дамирга зур өметләр баглады һәм… ялгышмады. Губернаторның ышанычын аклаганы өчен улым белән чын күңелдән горурланам”, – ди Равил әфәнде.

Бу көнне уеннан соң Дамир белән дә күрешеп сөйләштек. Кәефе күтәренке иде һәм монысы аңлашыла да, чөнки нижгарлылар Мәскәүнең “Динамо”сын, буллитлар сериясендә генә булса да, 3:2 исәбе белән отты. Өстәвенә, Дамир бер алка да кертте. Ә бит безнекеләр “Динамо”ны КХЛның регуляр чемпионатында 2018 елдан җиңгәннәре юк иде.

Шул форсаттан файдаланып, узган ел Сеченда регионара хоккей турнирында җиңеп чыккан К.Октябрь районының “Дуслар” командасы капитаны ассистенты Илһам Җиһаншин махсус Дамирга бүләккә дип ясаткан чемпионнар майкасын тапшырды. Бик шатланды, ул аның һәр төшен карап чыкты, ә җилкәләрендә “Трехозерки” дигән язуны күргәч, аеруча да куанды Аннары оригиналь бүләкне өстенә киде һәм без бергәләп истәлеккә фотога төштек. “Хәзер бу майка белән раздевалкага керәм дә, иптәшләремне шакктырам, рәхәтләнеп “тарихын” сөйләп бирәм”, – дип көлде Дамир.

Кем белә, бәлки дөнья күләмендә танылган СССРның оста хоккейчысы, Россиянең мәртәбәле тренеры, печәле якташыбыз Зинәтула Билялетдиновның балкышлы язмышын Дамир да кабатлаячак. Һәрхәлдә, губернатор Глеб Никитин кебек, без дә аңа зур өметләр баглыйбыз, һәр уенда уңышлар телибез һәм яңа җиңүләрен, матур алка кертүләрен көтеп калабыз.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*